Мәхмүт хәзрәт: “Аллаһу әкбар!” дип кеше үтерүче дә Коръәндә үзенә дәлил таба ала”

Яңа ел башында Казанның “Шамил” мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов Мәүлид аена багышланган кызыклы, җанлы вәгазь сөйләде. Ул анда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнендә ураза тотуынан башлап, “Аллаһу әкбар!” дип кеше үтерүчеләрнең дә Коръәндә үзләрен акларга дәлил таба алуларын әйтте. Мәхмүт хәзрәт белдергәнчә, Коръәнгә нинди күңел белән керсәң, шундый дәлилне табасың.

Җан азыгы, күңел тынычлыгы алырга видеоны тулысынча карап чыгарга киңәш итәбез. Хәзрәт ир-белән хатын мөнәсәбәтләренә бәйле каршылыклы фикерләр дә җиткерә, уңай хәл итү юлларын күрсәтә.

 

Бәйле