«Мунча ташы»ннан Гамил Әсхәдулла, Филүс Каһиров балалары татарча сөйләшәме? [видео]

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Азатлыкка 2002 белән 2010 еллар арасында ана телендә сөйләшә белгән татарларның саны бер миллионга кимүен әйткән иде. Әлеге проблемның сәбәбен ул Русиянең мәгариф системында күрә. Габрахманова фикеренчә, бу куркыныч тренд бүген дә дәвам итә. Халыкара Ана теле көне уңаеннан Азатлык хәбәрчесе үткәргән сораштыру әлеге сүзләрнең хаклыгын күрсәтте. Билгеле татар артистлары Филүс Каһиров белән Рөстәм Рахманкул урыслашкан илдә балаларын рус телле бакча-мәктәпләргә бирергә мәҗбүр булуларын әйтте.

Филүс Каһиров, җырчы:

– Үз телен белмәгән кешене маңкорт диләр. Без өйдә татарча сөйләшәбез, гәрчә тормыш иптәшем шәһәр кызы. Гаиләдә татарча сөйләшү – кагыйдә, улыбыз белән туган телдә аралашабыз. Аны татарчага өйрәтәм, рус телен ул башка җирдә дә ишетәчәк. Мәсәлән, балалар бакчасында. Тормыш иптәшем белән бакча турында озак фикерләштек һәм рус төркеменә бирергә булдык. Чөнки туган телнең төп нигезен ул өйдә ала. Шәһәрдә торганга күрә, рус телен бик еш ишетергә туры килә.

Гамил Әсхәдулла, халык артисты, юмор остасы:

– Безнең балалар башта татарча өйрәнде, русча бер сүз белмиләр иде. Хәзер әкрен генә русчасын да, инглизчәсен дә үзләштерәләр. Мин әти-әниләргә балаларны иң элек татарчага өйрәтергә кирәк дигән киңәш бирер идем. Бала ана телендә уйларга тиеш, шул очракта аның башында җил уйнамаганы аңлашыла. Мин дүрт бала үстердем: барысы да татар телен су урынына эчәләр. Чөнки мин аларны татар балалар бакчасына бирдем, кечкенәләре бүген 1нче татар гимназиясендә укыйлар. Алар рус телле балалардан наданрак түгел. Татар телен өйрәнергә кирәк. Тел бетсә, сәнгать тә бетәчәк”.

Разил Вәлиев, Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь:

– Минем балаларым һәм оныкларым чиста саф татар телендә сөйләшә. Татар теленнән тыш, бик күп башка чит телләрне дә үзләштереп баралар. Мин моңа каршы түгел, чөнки 21 гасыр кешесенә берничә тел белү кирәк. Мин һәрчак балаларыма әйтеп киләм: туган телегезне-татар телен онытмагыз дип. Җәмгыятькә килгәндә, төрлесе бар: татар телендә вата-сындыра сөйләшүчеләре дә, су урынына эчүчеләре дә. Дәүләт җитәкчеләре арасында да шулай ук. Мин дәүләт кешеләре балаларының бик матур итеп татарча сөйләшкәннәрен дә беләм. Ләкин бу өлкәдә әле эшләргә дә эшләргә. Әгәр дә без гади халыкка үрнәк күрсәтмәсәк, бу мәсьәләне хәл итү авыр булачак.

Марсель Вәгыйзов, җырчы:

– Туган тел темасы – иң авырткан урын. Һәр кеше үз туган телен белергә тиеш. Җырларда да бит “туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дип җырлана. Ана телен белмичә, милләтнең киләчәге булмый. Бу зур проблем һәм аның чишелеше гаиләдән башланырга тиеш. Бала күп вакытын өйдә үткәрә, шуңа күрә телне, тәрбияне ул өйдә өйрәнеп ала. Без өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз, һәрвакыт барып чыкмый, ләкин гаиләбездә, балалар белән аралашканда күбесенчә татар теле хөкем сөрә.

Рөстәм Рахманкул, юмор остасы, артист:

– Өйдә балалар белән татарча сөйләшәбез. Башкача була аламени?! Мәктәпләргә килгәндә, бу зур проблем. Анда балалар бары тик русча гына аралаша инде. Ләкин мин рус теленә каршы түгел. Безнең урыслашып беткән илдә бала русча да белергә тиеш дип саныйм. Ана телен – татарчаны да онытмасын иде.

Бәйле