Илсөя Бәдретдинова продюсеры яңа проекты — Айсылу белән клипта төшә [видеоклип]

Татар эстрадасының яшь җырчысы Айсылу Габдинова продюсеры Илфак Шиһапов белән яңа клипта төшәләр. «Әкрен генә атлап барам» җырында Айсылу җырлый, Казан үзәгендә йөри, видеоклипта аның продюсеры, журналист Илфак Шиһапов та күренә. 

Альтернатив башкаручы, билгеле җырчы Илсөя Бәдретдинованың продюсеры яңа проекты — Айсылуны 40лап яшь башкаручы арасыннан сайлап ала.

— Айсылу проекты – бөтенләй икенче, Илсөя белән кисешми, ләкин шул ук вакытта алар дус-тату, бер үк сәхнәдә, бер үк гастрольләрдә чыгыш ясыйлар. Әле Айсылудан тыш, мин Илназ Гарипов белән дә эшлим. Өчесе өч төрле, шул ук вакытта бер-берсен тулыландырып, тамашачыга төрле форматтагы җыр һәм музыка бүләк итәләр. Тамашачылар тарафыннан артист тормышын җиңел әйбер дип кабул итү – зур ахмаклык», дигән иде Илфак Шиһапов Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә.

Бәйле