“Акыл фабрикасы” кемгә файда китерә?

Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Акыл Фабрикасы” проекты март башында Әстерхан шәһәрендә үтә. Көньяк федераль округы татар яшьләре лидерлары өчен интенсив мәктәп бу. Беренче икесе Казан шәһәрендә үткән иде. Алар “Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия” кебек темаларга багышланган булса, өченче сезон “Этномәдәни проектларның менеджменты” темасын яктыртты.

Катнашучылар Саратов шәһәре, Волгоград, Волжск, Армавир шәһәре, Ростов, Краснодар шәһәрләре, Дагестан республикасы, Атырау шәһәре (Казакъстан), Карачай-Чиркәс Республикасыннан килгәннәр. Татарстан гына түгел, ә башка чит төбәкләрдән дә, татар телендә проектлар төзергә, аралашырга, белем тупларга килүчеләрнең саны шактый күп булуы сөендерә, әлбәттә.

Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең модераторлары Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов “Акыл Фабрикасын” Казанда үткән әлеге мәктәп турында һәм башка татар яшьләре өчен кызыклы булган, аларны җәлеп иткән чаралар турында сөйләүләр белән башлап җибәрделәр.

Спикерларга килгәндә, беренче булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин  чыгыш ясады. Дөньяда 100дән артык татар яшьләре оешмалары бар икән. Ул әлеге оешмаларны, үз чыгышында, җентекләп анализлады, һәркайсысына объектив бәя бирде.

Динара Мәҗитова — Әстерхан шәһәренең татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары. Аның фикеренчә, проектны тормышка ашыруда иң төп нәрсә ул – команда. Үз чыгышында Динара проектны ничек башлап җибәрергә, әлеге төп функцияне үтәүче команданы ничек тупларга һәм әлбәттә проектның финанс һәм башка якларын ничек карарга кирәклеге турында сөйләде.

Реналь Ихсанов, Саратов шәһәрендәге «Сарытау» татар яшьләре оешмасы рәисе үз төбәгендә татарча проектларны ничек үткәрүләре турында сөйләде. Билгеле инде, Саратов шәһәре татарча сөйләшүчеләр белән әлегә мактана алмый. Ләкин, моңа да карамастан, татар яшьләре оешмасы татарча чаралардан читтә калмый, ә киресенчә  тирә-юньдәгеләрне үзенә җәлеп итәрдәй саф татар телендә бара торган чаралар оештыралар.

Музыкант, “KZN.Собака.ru» журналының баш редакторы Рәдиф Кашапов : “Иҗат кешесен гадәти мөһиттән чыгаручы һәм яңа чынбарлыкны аңларга өндәүче мәдәни проектлар бар. Мәсәлән, арт-резиденцияләр — берәр нинди гадәти булмаган җирдә урнашкан, иҗади шәхесләр җыела торган студия яки йорт. Алар анда тирә-як белән илһамланалар һәм җирле мәдәни кодларны үзләштерәләр. Һәр шәһәргә, Петербургта кебек, үз Достоевскийлары һәм Довлатовлары кирәк”, ди ул. Әлеге гадәти булмаган тема кысаларында ул Ауропаның барлык серләрен ул ачып бирергә тырышты.

«Аргамак» Алмания татар яшьләре оешмасының рәисе Ильяс Ямбаев белән онлайн скайп-конференция булды. Алманиядә үтә торган татарча проектлар турында сөйләде ул. Андый проектлар Алманиядә еш үткәрелә икән. Башта 6-7 кеше генә җыелган булса, хәзер аларның саны шактый арткан. Чыннан да, җирдә яткан ташны кеше кузгатмаса, ул үзе берничектә урыныннан күчми. Урыслаша башлаган кешеләр белән шул ук хәл, бары бер этәргеч кирәк.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-сәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина ничек аудиоторияне дөрес җәлеп итү ысуллары турында серләрен ачты.

“Без чараларны яктыртканда төп 4 аспекттан чыгып эш итәбез. Алар: социаль челтәрләр, вируслы маркетинг, реклама, ММЧ белән элемтә. Чара уңышлы узсын өчен аларның һәрберсенең үзенчәлекләрен белеп эшләргә кирәк. Әгәр син пиарның уңышы зур булуын телисәң, мәгълүматны үзең өчен генә түгел, ә син эшләгән аудиториягә дә кызыклы булырлык итеп тәкъдим итәргә кирәк, ди Гүзәлия.

“Акыл фабрикасы» мәктәбен без Татарстанда һәм башка регионнарда да оештырачакбыз. Минем фикеремчә, бөтен татар проектлары да югары сыйфатлы булырга тиеш, бары шул чакта гына аудиториягә мәгълуматне интенсив рәвештә җиткереп булачак”, дип Тәбрис Яруллин ике көн дәвам иткән белем бирү һәм проектлар мәктәбен тәмамлады.

Бәйле