Познер белән Навальный бер сәгатьләп нәрсә турында бәхәсләшә? [видео]

18 мартта «Дождь» каналында Ксения Собчак Владимир Познер белән Алексей Навальный арасында сүз көрәштерү (дебат) оештырды.

Бәхәснең темасы бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларында цензура, Русия телеканалларының яңалыкларны ничек сайлавы, мөһим вакыйгаларны әйтми калу — цензурамы әллә мөхәррир иләгеннән үтмәүме.

pozner_navalny-1Һәр як ышандырып җавап кайтырырга тырышты, 81 яшьлек Владимир Познер зирәклеге белән алдырган урыннар да булды, хәер Навальный да кимен куймады.

Тапшыру азагында бәхәсне караучылар арасында тавыш бирү үткәрелде, нәтиҗәдә, Алексей әфәндегә 62.77%, Владимир әфәндегә 37.23% халык тавыш бирде. Ахырдан һәркайсы бер-берсенә дебатта катнашканы өчен рәхмәт әйтте. Познер, кызганыч, без бер-беребезне ишетә алмадык, мине 1нче каналда эшләүгә гаеп атуга үпкәләмим, дип саубуллашты.

Бәйле