«Новая волна-2017» конкурсының ярым финалында Мәликәнең чыгышын жюрилар ничек бәяләгән?

6 телдә җырлаучы Мәликә халыкара «Новая волна-2017» бәйгесенең ярым финалына узган.

Танылган җырчы, якташыбыз Мәликә «Новая волна-2017» халыкара җыр бәйгесенең ярым финалына узган. Яшь талантларны сайлап алганда аларны Игорь Крутой, Иосиф Пригожин һәм Валерия тыңлаган. Сайланган бәхетлеләр арасына безнең Мәликә дә кергән.

Сүз уңаеннан: Мәликә күп кенә Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, ул 6 телдә — татарча, башкортча, үзбәкчә, русча, төрекчә, инглизчә җырлый, берничә тапкыр «Татар җыры» призына да ия булды.

 

Шәһри Казан

Бәйле