Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, Тинчурин театры иң яхшы спектакльләренә чакыра

Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, 24-29 августта Кәрим Тинчурин  театры казанлыларга һәм башкала кунакларына иң яхшы алты спектаклен тәкъдим итә. Шуларның дүртесе – узган сезон премьералары.

24 августта тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый ала. Театр сәхнәсендә 2 ел дәвамында уйналган әлеге спектакль тамашачы тарафыннан шактый җылы кабул ителә. 1915 елда иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә исә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйган.25 августта тамашачыларга узган сезон премьерасы – “Чулпан спектакле тәкъдим ителә. Күренекле татар драматургы Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган әлеге спектакль сәхнәдә чын хисләрнең шаһиты булырга мөмкинлек бирә. Иртәме-соңмы, беренче мәхәббәт һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кайберәүләр өчен упкынга әверелә… “Чулпан” мелодрамасын тамаша кылганнар моңа инанмый калмас кебек. Спектакльнең режиссеры – Резеда Гарипова.26 августта узган сезонның чираттагы премьерасы – Шамил Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле була. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Рәшит Заһидуллин.27 августта күренекле драматург Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче уза. Туйга күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әлегә аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куйган җырлы-биюле әлеге спектакль көлкеле вакыйгалар аша җитди мәсьәләләр күтәрә.28 августта тамашачыларның “Әллә язмыш, әллә ялгыш” спектаклен карау мөмкинлеге була. Спектакль Наталья Нестерованың “Выйти замуж” дигән проза әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләгән, аны Илфак Хафизов тәрҗемә иткән. Сюжет исә бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомер буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында, төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышанудан туктамый.

29 августта узган сезондагы тагын бер премьера – драматург Илһам Гали пьесасы буенча куелган Беренче мәхәббәт” спектакле тәкъдим ителә. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде.

Спектакльләргә рәхим итегез!

Билетларны театрның сайтыннан да алып була.

Бәйле