Лилия Муллагалиева үз согындагы помидор рецепты белән бүлешә

Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге битләрен күзәтеп баручылар белә, Лилия бик тырыш, эшчэн — бакчасында гөрләп чәчәкләр үсе, яшелчәләр дә уңышлары белән сөендерә.

Ниһаять, җырчы рецептлары белән бүлеште. Бүген без кышка үз согында әзерләнгән помидор ясарга өйрәнербез.

«Хәзер помидор чоры… Күпләрегез вак помидорларны кая куярга белми аптырый торгандыр. Үз согындагы помидор искиткеч тәмле! Теләгән кеше ясый ала.

Кечкенә размердагы помидорларны төшчистарткыч (зубочистка) белән төбе кырыеннан берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз, ул арада йомшаган помидорларны блендр ярдәмендә болгатып, савытта кайнатасыз.

Сарымсак, тәмле борыч (теләгән кеше корица) саласыз, 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз салына, күбеге бекәнче кайнатасыз, якынча 10-15 минут.

Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябыр алдыннан кечкенә банкаларга 1 чәй кашыгы, зур банкаларга 1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус) белән ябып куясыз (кемдер уксус салмый, шулай да сакдана диләр, мин салам). Шикәр комын шулай ук киметергә яисә арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы булла, я киресенчә әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк. Тәмле булсын!», дип яза Лилия Муллагалиева.

 

Хэзер помидор чоры …куплэрегез вак помидорларын кая куярга белми аптырый торганнардыр….Уз согындыгы помидор?искиткеч тэмле…телэгэн кеше ясый ала КЕЧКЕНЭ РАЗМЕРДАГЫ ПОМИДОРЛАРНЫ ЗУБ/ЧИСТКА БН ТОБЕ КЫРЫЕННАН БЕР НИЧЭ ТИШЕК ЯСАП БАНКАЛАРГА ТУТЫРАСЫЗ. КАЙНАП ТОРГАН СУНЫ ОСТЕНЭ КОЕП 20 МИНУТ ТОТАСЫЗ. УЛ АРАДА ЙОМШАГАН ПОМИДОРЛАРНЫ БЛЕНДЕРДА БОЛГАТЫП САВЫТТА КАЙНАТАСЫЗ. САРЫМСАК,ТЭМЛЕ БОРЫЧ,(ТЕЛЭГЭН КЕШЕ КОРИЦА),САЛАСЫЗ.1 ЛИТР ТОМАТ ОЧЕН 3 АШ КАШЫГЫ САХАР,1 ОЕМ АШ КАШЫГЫ ТОЗ САЛЫНА ,КУБЕГЕ БЕТКЭНЧЕ КАЙНАТАСЫЗ ПРИМЕРНО 10-15МИН. БАНКАЛАРДАГЫ СУНЫ ТУГЕП ТОМАТНЫ КОЯСЫЗ .ЯБЫР АЛДЫННАН КЕЧКЕНЭ БАНКАЛАРГА 1 ЧЭЙ КАШЫГЫ ,ЗУР БАНКАЛАРГА 1 АШ КАШЫГЫ УКСУС БН ЯБЫП КУЯСЫЗ….(КЕМНЭРДЕР УКСУС САЛМЫЙ ,ШУЛАЙ УК САКЛАНА ДИЛЭР.МИН САЛАМ) .. САХАРНЫ ШУЛАЙ УК КИМЕТЕРГЭ ЯИСЭ АРТТЫРЫРГА БУЛА..КАЙБЕР ПОМИДОРЛАР БИК БАЛЛЫ БУЛА Я КИРЕСЕНЧЭ ЭЧКЕЛТЕМ.ШУНА ЯБЫР АЛДЫННАН КАБЫП КАРАРГА КИРЭК. ….Тэмле булсын!!!!! #лилиямуллагалиева

Фото опубликовано Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)

Бәйле