Ниһаять, «Бәби көтәбез әле» җырына төшерелгән клип дөнья күрде [видео]

Ниһаять, Лилия Муллагалиева башкаруында «Бәби көтәбез әле» җырына төшерелгән клип дөнья күрде! Әлеге клипны төшерүдә татар эстрадасы артистлары: Лилия Муллагалиева үзе, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Айгөл Шәйхетдинова гаиләләре катнашты.

Клипны кыш көне үк,  җырчыларның бәби көткән вакытларында төшерә башлаганнар. Ә соңгы күренешләр яз көне, бер-бер артлы сабыйлар туганнан соң, төшерелеп беткән.

Әлеге клипның төп геройлары — Лилиянең улы Ильяс, Гүзәлнең улы — Марсель, Замирәнең улы — Данил, Гөлназның кызы — Асылбикә, Айгөлнең кызы — Риана. Клипта җырчы Чәчкәне дә күрергә мөмкин, ул да шушы көннәрдә әни булырга тора.

Фото Акчарлак.сom  сайтыннан алынды

Бәйле