Аллага ышанмаучы 72 яшьлек математик гәҗит-журналлар ишеген кага [фото]

“Татмедиа” бинасында төрле билгеле-билгесез шәхесләр күренгәли. Гадәттә, ул кешеләрне гәҗит-журналлар утырган катларда очратырга мөмкин. Алар арасында күбрәк өлкән яшьтәгеләр йөри. Беркөнне 72 яшьлек Нәҗип Шакирҗановны очраттык. Ул инде башка мөхәрирләр белән танышырга өлгергән иде, ә без аны, күрәсең, күбрәк җәлеп иттек. Чөнки ул берничә көннән үк йөзләгән дипломнарын, рәхмәт хатларын, дистәләгән түш тамгаларын һәм үзе төзегән кроссвордларын алып килеп, безне сүзсез калдырды. Әлбәттә,  без әлеге күренешкә битараф кала алмадык. Нәҗип абый белән якыннан танышырга булдык.                  

Нәҗип Шакирҗанов — доцент, халыкара педагогик фәннәр академиясе академигы (МАНПО) икән. Ул танылган галимнәргә, җитәкчеләргә математика фәненнән дәресләр бирә. Үзе күптән пенсия яшен узса да, укытуын дәвам итә.

— Нәҗип абый, математика бит авыр фән. Укучылар да аны укырга бик атлыгып тормыйлар. Сезнең үзегезгә ничегрәк?

— Сезнең белән тулысынча килешәм. Ул дөреслеккә бик тә туры килә. Төп проблема шунда – фәнне дөрес укыта белмиләр. Ә чынлыкта исә ул иң аңлаешлы һәм кирәкле фәннәрнең берсе. Квалификация җитмиме, фәнне коры гына укыталар һәм тыңлап утыру шактый күңелсез.

Мин үзем 1951 елны ТАССРның Тымытык районының җидееллык мәктәбен тәмамладым. Ул елларда математика фәнен миңа Төрекмәстан республикасыннан куылган шәхес укытучы Тухтамышев укытты. Ул еш кына безгә бөек итальян математигы Галилео Галелейның шундый сүзләрен мисалга китерә иде: бөтен нәрсәне үлчәргә кирәк, әгәр үлчәнергә бирелсә, әгәр бирелмәсә – үлчәнерлек итәргә кирәк. Бәлки шушы шигарь математиматика фәненә кызыксынуымны тудыргандыр да һәм бүгендә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Нәжип Шакирҗанов жиде еллык мәктәпне тәмамлагач (1951-1955) Арча педагогик көлиятендә белем алган.

“Мин әлеге Арча көлияттендә укыганыма горурланам, чөнки безне татар әлифбасына нигез салучы галимнәр укытты. Ул  — Татарстанның атказанган укытучылары Вәлитова һәм Вәгыйзов иде. Шулай ук әлеге көлияттә минем шахмат белән йөгерүгә кызыксынуым артты. Әлбәттә, математиканы да читкә куймадым”, дип белдерде ул.

Һәрбер зур галимнең, шәхеснең тормыш юлы сикәлтәдән торган кебек, Нәҗип абыйның да тормышы гади генә булмаган. Арчада белем алганнан соң, язмыш аны Азнакайга илтеп ташлаган, анда математика һәм физкультуры фәннәрен укыткан. 1957 елда Алабуга педагогия институтының физико-математика бүлегенә укырга кергән. Әлеге институтта укыганда математикадан Германиядән килгән мактаулы шәхес, математик – Альфред Максович Люстиг укыткан. Әлеге уку йортының 2 курсын тәмамлагач, Казан милли тикшерү университетына 3 курска керә.

— Әйтеп үткәнегезчә, шахмат һәм җиңел атлетика белән дә шөгыльләнгәнсез. Әлеге спорт төре уеннарда нинди уңышларга ирештегез?

Педагогия көлиятендә  укыганда ук шахмат һәм җиңел атлетика буенча  төрле ярышларда катнаштым. Яшьли яулаган уңышларым бик күп. Аларны санап бетергесез. Җиңел атлетика буенча һәрвакыт беренчелек миндә иде. Ә шахматта да зур яуларга ирешүем, 1960 елны шахмат һәм шашка уены буенча дөньяда бердәнбер халыкара мастер Рәшид Нәҗметдинов белән танышканнан соң башланып китте.

Шулай ук, ул бүгенге көндә җиңел атлетика буенча ветераннар арасында төркем әгъзасы.

— Математика, шахмат һәм шашка уеннарыннан тыш, Сез әле кроссвордлар да төзисез икән. Ансы нәрсәгә кирәк булды?
— 1960 нчы еллар башында Казанга шахмат буенча 7нче дөнья чемпионы Василий Смыслов килгән иде. Мин аның белән уйнап карарга булдым. Сеансның соңгы йөрешләренә кадәр көчләр тигез иде. Соңга таба минем тактада фил һәм дүрт пешка иде, ә аныкында шахмат аты һәм дүрт пешка калган иде. Мин озаграк уйлый башладым, шуның өчен ул миңа кисәтү ясады һәм тизрәк йөрергә кушты. Мин тизрәк уйнап, ялгыш йөреш ясадым һәм филне дә, партияне оттырдым. Бу шахмат партиясен оттыру миңа шундый зур аяныч булды. Шул вакыйганы искә алып, 1970 нче елларның ахырында шахмат атына һәм аның йөрешләренә минем караш үзгәргәч, шахмат буенча 12 дөнья чемпионнарының фамилияләрен язуга багышланган шахмат кроссворды (шахворд) төзедем.

Аның бастырып чыгарылган китаплары да бар. Әлеге китаплар  студентларга да, укучыларга да олимпиадага әзерләнгәндә ярдәмлек булып тора.

Минем математик булуым төрле юнәлештә эшләргә мөмкинлек биргәнгә күрә, мин үз профессиям кысаларында гына калмыйм, бүгенгә көн кадагында торган темалар белән тирәнтен кызыксынам, диде академик.

Нәҗип Шакирҗанов әңгәмә азагында үз уйлары белән яшәүче бабай дигән хис калдырды. Яхшымы бу, начармы, без җавап бирә алмабыз. Күрәсең, үз фәне белән генә мавыккан, үзе өчен мактау кәгазьләре, медальләр җыйган өлкән буын абзый-апаларына аралашу, игътибар җитми.

Илсөяр Нуретдинова

Бәйле