Зифа Кадыйрова: «Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым»

Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде.

Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым кредит алып, китап бастыра, аларны кибетләргә тарата. Чаллыда яшәүче язучы, алманың пешеп, авызына төшкәнен көтеп ятмый.

«Китап – гаилә бизнесы»

Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде. Профессор булмаса да, күп нәрсәгә үз аңлатмасы бар аның.

Зифа ханым әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: алар укучының күңелен кузгата, елата. Март башында Чаллы дәүләт татар драма театры язучының «Язмыш сынавы» әсәре буенча спектакль куйды. Миңа да аны карарга насыйп булды. Премьерада тамашачы агызган күз яше ничә литрга җыелгандыр… Халык язучыга диварларны тетрәтерлек итеп кул чапты. Баксаң, аның әсәрләре кайбер мәдрәсә-мәктәпләрдә класстан тыш укуга ук кертелгән икән.

— Башкортостанга очрашуга баргач, бер ир-ат күп сораулар бирде. Ахырдан китапханәчеләр әйтте, ул кешенең гаиләсе чак таркалмый калган икән. Ир үзе дә, хатыны да китапханәгә йөргәннәр. Бермәлне аларга минем китапларны тәкъдим иткәннәр. Әсәрләремне укып чыккач, боларның гаиләсе сакланып калган, – дип сөйләде Зифа ханым.

Алты ел эчендә ул 118 очрашу үткәргән. Бүген дә атна саен республикабызның берәр ерак районына сәфәргә чыгып китә. Кызы Регина, эштән китеп, әнисенең машина йөртүчесенә әйләнгән. «Китап чыгару – гаилә бизнесы», – ди язучы. Гадәти сорауларны читкә куеп, Зифа Кадыйровага үзе кебек гадәти булмаган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Ике атна колактан телефон төшмәде

— Зифа ханым, ир-ат булып туган булсагыз, тормыш юлыгызны ничек үткән булыр идегез?

— Төзелеш эшен яратам, зур матур йорт җиткерер идем. Гомер буе ир-ат арасында хезмәт куйгач, өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрне яратып бетермим. Миңа нәтиҗәсе күренә торган эш ошый. Шул ук вакытта балаларымның үзем әзерләгән ризыкны ничек ашаганнарын күзәтергә яратам, тәмлеме, нәрсә җитми, дип сорашам.

Ирем Марсельнең үлгәненә өч ел. Эшчеләр яллап, бакчада төзелешне үзем алып барам, нәрсәнедер сүттерәм, кордырам. Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым, дөресрәге, шулар белән юандым.

Ирем Гомәр Хәйям шигырьләрен укып, аларны тәрҗемә итә, ике тапкыр укып чыкса, яттан сөйли ала иде, тик язу белән кызыксынмады. Аны үземнән калдырмадым. Очрашуларда үзем арып китсәм, сүз җебен ул эләктереп ала, мәзәк булса да сөйли иде. Марсель киткәннән соң, ике атна колактан телефон төшмәде, һәркем кайгыбызны уртаклашты.

— Балачакта кышын телегезне тимергә тидергәнегез булдымы?

— Нишләп булмасын! Ник шулай эшли торганбыздыр, юкса, ябышасын да, авыртасын да беләбез бит инде. Хәтерлим, биш яшьлек чагымда бер малай олы йозакка телен тидереп, ярты теле ябышып калды. Шәһәр баласы хәзер андый түгел…

Элегрәк өебездә пластинка уйната торган җиһаз бар иде. Кайтып керәсең, өйдә «Маленький Мук» уйный. Улым Руслан белән кызым Регина шулхәтле тату булдылар, беркайчан талашканнарын, сугышканнарын хәтерләмим. Дөресен әйткәндә, безнең аларны карарга да юньләп вакыт булмады. Улым Регинаны нык тәрбияләде.

Берсендә Руслан чана аркасында малайлар белән сугышып киткән. Улым җиңелә башлагач, ике яшьлек Регина «дошманны» ботыннан тешләгән. Шундый горур кыяфәт белән кайтып керделәр болар. Малай: «Әни, Регина ярдәм итмәсә, җиңә алмас идем», – дип, сеңлесе турында сокланып, горуланып сөйләде.

 

%d0%b7%d0%b8%d1%84%d0%b01

«Ник мәхәббәт китапларыгыздагы кебек матур түгел?»

Дөньяда бөтен кеше җитеш тормышта яшәп, мохтаҗлык кичермәсә, нәрсә булыр иде икән? Сезнең дә акчага интеккән чакларыгыз булдымы?

— Мин байлыктан куркам. Кеше сине аерып карый башлый, элеккеге мөнәсәбәтләр үзгәрә, тормышның күпмедер дәрәҗәдә кызыгы да югала торгандыр. Алга барырга нәкъ менә җитешсезлекләр этәргеч ясый бит. Без хәзер эшләмичә генә ашап ятарга өйрәнеп киттек, ә күпме чир шуннан килеп чыга.

Элек тирләп-пешеп төзелештә эшләгән чакларымны сагынам. Кайткач, «пятачок»ка барып, бушлай күңел ачып кайта идек. Хәзер яшьләр акчасыз беркая бара алмый, урамда җитәкләшеп кенә дә йөрмиләр. Бүген көне буе эшләгән акчаң кафеда утырырга да җитми. Безнең заманда хисләр өстенлек итте, ә хәзер бөтен нәрсә акчага корылган.

Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашканда: «Зифа апа, ни өчен хәзер мәхәббәт тә, табигать тә сезнең китапларыгыздагы кебек матур түгел?» – дип сорыйлар. Кеше табигать белән аралашмый, сәбәбе шунда. Шәһәр урамнарында йөреп, чит илләргә чыгып, дөньяны матур сурәт сыман күреп кайту гына җитми. Табигать белән аралашкан кешедә генә эмоцияләр була. Кем белә, бәлки, мин шундый юләрдер…

Балачакта тамак көне буена бер телем ипи белән дә туя иде. Тауларга чыгып китсәң, табигатьнең нигъмәтләре белән туенып кайтасың. Безнең өчен ашау иң мөһиме булмады, ә хәзер ул беренче урынга чыкты.

Дүрт ел элек Регина Марсель белән мине кинога җибәрде. Халык чиләк-чиләк попкорн, шешә-шешә «Кока-кола» күтәреп керә. Яныңа утырып, готыр-готыр килеп чәйнәп, киноның буеннан-буена ашап утыралар. Ә фильм тагын да катырак кычкыра. Без яшь чакта киноны алай карамый идек, кулдан тотышып, арткы рәттә үбешеп утыра идек.

Бәләкәй чакта бөтен гаиләбез белән эшләдек, өстәлдә – каймак, бәрәңге, сөт һәм ипи – сәламәт ризыклар тора иде. Акчага интеккән, хәтта ашарга беткән чакларым күп булды. Кулым бераз эшкә өйрәнгәч, шабашкаларга йөрдем. Эштән кайтам да ремонт ясарга китә идем.

Кайбер ирләр, эш эзлисе урынга, урамда хөкүмәтне сүгеп утыра. Бу күренеш шулхәтле ачуымны китерә. Элеккеге сыман, профсоюз килеп, хәлеңне белми шул. Безнең заманда эштән китәм, дип куркыта идек… Китаплар чыгара башлагач та, өч ел шабашкага йөрдем.

— Министр вазыйфасын тәкъдим итсәләр, кайсы министрлыкны сайлар идегез?

— Китаплар тарату белән шөгыльләнер идем, ләкин министр буласым килми. Себер якларына чыгасым, Мәскәүне яулыйсым килә. Тотынсам, башкарып та чыга алыр идем. Тик Татарстан белән Башкортостанны да тәэмин итеп өлгерә алмыйм әле. Белмәгән эшкә тотынып булмый, ә мин китап тарату өлкәсен күпмедер дәрәҗәдә аңлый башладым. Бөтен нәрсәне техника түгел, кеше уйлап тапкан, шуңа күрә, башыңны эшләтсәң, әллә ниләр уйлап табарга була.

Дөнья көтүче ирләр сирәк

Нинди ирләрне һәм хатын-кызларны җенегез сөйми?

— Мескенләнеп, елап утырганнарны. Хәзер хатын-кызлар ирләрдән көчлерәк. Алар ирне дә, баланы да, гаилә эшләрен дә тартып бара. Хатын-кызлар рульгә утырып бетте. Дилбегә кем кулында, шул идарә итә дә инде. Дөнья көтүче ирләр сирәгәйгәннән-сирәгәя.

Төптән уйлаганда, хатын-кыз ирен күтәрергә тиеш. Хатын-кыз тәрбияләгән бала чын ир була аламы? Әти тәрбиясендә үскән бала икенче төрле була бит. Хатын-кыз кызгана, шул ук вакытта идарә дә итә, ир бала хатын-кызның шул командасына буйсынып үсә.

Көчле ир-атны нинди генә хатын-кыз яратмас икән? Көчсезләр белән яшәү кызык түгел. Икенче яктан караганда, ирләрне үзебез көчсезләндереп бетерәбез дә соңыннан алар белән горурланмыйбыз да, сокланмыйбыз да.

Марсель балаларыбызны бик яратты. 30 яшькә җитеп килгән малайны кочаклап, сөеп, битеннән үбә иде. Ачуы килсә, тиргәп тә алырга мөмкин. Марсельне соңгы көненә чаклы үземә тиң итеп йөртергә тырыштым. Син – өстен, мин – түбән, дип кимсенеп яшәмәде. Әсәрнең бер өлешен язсам, «әтисе, укып, фикереңне әйт әле» дия идем. Иҗат мәсьәләсендә гаиләң сине аңламаса, икеңнең бере куәтләп тормаса, кеше үсә алмый. Ә ирем: «Карале, шаккатам сиңа! Каян аласың син моны», – дип гел куәтләп торды мине.

— Зифа ханым, ничек уйлыйсыз, хатын-кыз чалбар киеп йөрергә тиешме, юкмы?

— Классик чалбар ярый әле, аларны мин дә киям. Әмма хәзер кайбер хатын-кызлар концертларда сәхнәгә чәчәк чыгарырга сыланып торган трикодан менә, һәр буыны күренеп тора. Оялудан сискәнеп, карашымны читкә алам. Матур гәүдәле яшьләр кисә бер хәл, ә монда – иллегә җиткән хатыннар… Гайрәт чигә.

Концерт-спектакльләр – кешенең үз матурлыгын күрсәтә торган урын. Андый җәмәгать урыннарына бару бәйрәм булырга тиеш. Тамашачының гына түгел, артистларның да зәвыгы юк, сәхнәгә футболка киеп чыгудан да тартынып тормыйлар.

%d0%b7%d0%b8%d1%84%d0%b02

Урманчы хатыны булырга хыялландым

Беркайчан да беркайчан, димә, диләр. Сезнең бу гыйбарәне кулланганыгыз бармы?

— Яшь чакта кызулык белән, бәлки, әйтелгәндер дә. Олыгая төшкәч, өздереп әйтергә ярамаганын аңлыйсың. Мин һәрвакыт аңлашу, диалог кору ягында. Сабыр кешемен. Берәрсен, ул тегеләй иткән, болай иткән, дип сөйлибез, чәйнибез. Әмма, мин шул кеше урынында булсам, нишләр идем, дип үзеңә сорау бирсәң, дөрес җавапны таба да алмыйсың. Үземә һәрвакыт шул сорауны бирәм. Бу инануга кырык яшькә җиткәнче килдем.

Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр. Ә сез ничә тапкыр үлчәп кисәсез?

— Бер әйберне алырга кибеткә биш тапкыр да бара алам. Ләкин киемне киеп карап, минеке түгеллеге ачыклангач, юкка хыяллангамын икән, дим. Уйламыйча киселгән чаклар яшьлектә булгандыр, беребез дә хатадан хали түгел. Синең дөрес карар кабул итүең Ходай Тәгаләдән торамы икән…

Ирем башта кисә, аннары гына уйлый иде. Шуның аракасында кайвакыт, ник башта үлмәчәдең, дип пыр тузыша идек. Ике таш бер-берсенә ышкылгач кына туры килгән сыман, гаиләдәге ике кеше дә яши-яши яраклаша.

Филологик белем алып, язучылар арасына яшьли килеп эләккән булсагыз, нинди иҗатчы булыр идегез?

— Кешенең мөмкинлекләре чиксез, яза-яза шуны аңладым. Фикер тупланып бетмичә, язарга тотынмыйм. Хәзер минем чор, тик артымнан тагын кемдер килә, үкчәңә басып килгәннәренә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Шулай булмаса, бу дөнья алга бармас иде.

Яшь чакта ук яза башласам, рәтле әйбер иҗат итмәс идем. Ул вакытта тәҗрибә булмаган, ә хәзер әйтер сүзем җыелган. Язучыларның кайсысы тарих, кайсы башка өлкә белән шөгыльләнә, ә мин менә гаилә темасына язам, шуңа гына көчем җитә. Яхшы кешеләр, зирәк җитәкчеләр кайда тәрбия ала? Әлбәттә, гаиләдә. Гаилә кодексының бер камил үрнәге дә юк. Берәр хәл килеп чыкса, син аны бер төрле, мин икенче төрле кабул итәм, кемнең хаклырак икәнен алдан белеп булмый.

Кечкенә Зифа балачакта нәрсә турында хыялланды икән?

— Бәләкәй чагымны әйбәт хәтерлим. Ап-ак башлы, бөдрә чәчле идем. Кофта, кара сарафан кидереп, әнием мине яшь ярымлык чагымда балалар бакчасына алып барган. Ә мин капка астыннан чыкканмын да кайтып киткәнмен. Юлны белмим. Телем иртә ачылган иде. Фәхрислам бабайны очратып, аны танып алганмын.

«Сәхрислам бабай, безнең өй кайсы якта?» – дип сораганмын. «Әстәгъфирулла, син кем баласы?» – дип гаҗәпләнгән ул. Балалар кечкенә чакта «р» хәрефен әйтә белми, ә мин «ф»ны әйтә алмаганмын. Исемең ничек, дип сорасалар, «Зиа» дигәнмен. Әни сөйләве буенча, алар төшке ашка өйгә кайткач, мин фундамент өстенә җәелгән кулъяулыкта йоклап утырганмын.

Урманчы хатыны булырга хыяллана идем. Җиләккә йөрергә бик яратам, кайда нәрсә үсә – бөтен нәрсәгә сокланам, ничек миннән ботаник чыкмагандыр. Нишләп миңа берәр урманчы өйләнмәде икән, дия торган идем. Күңелемдә шул вакыттан бирле нидер кайный иде. Язучылык үз вакытын көткән булган, күрәсең…

Фотолар: Зифа Кадыйрова архивыннан.

http://protatarstan.ru/

Бәйле