22 октябрь Казанда нинди «Ап-ак төн» тамашасы ул?

 

22 октябрьдә Казанда ап – ак төн көтелә.

“Ап-ак төн” – елның иң зур “МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ”  дискәтүген шулай атадылар.

22 октябрьдә,  20:00 сәгатьтә “Эрмитаж” клубына килүче һәрбер кеше музыка һәм аклык дөньясына чума алачак.

Салкын һәм соры көннәрдә оештыручылар җылыту төне ясарга булганнар. Ак утлар, дәртле җырлар, күңелле бәйгеләр һәркемне җылытачак. Барлык артистлар да үз чыгышларында ак төскә игътибар бирәчәк, ә актан киенеп килүче кунакларны  бүләкләр көтә. Әйтик, тамашага актан киенеп килүчеләр, һәрбер билетка 50 сум күләмендә, ташлама алачак.

Казанның иң зәвыклы кичәсен күрми калма!

Белешмә: “Музыкаль десант” татар эстрадасы тарихында иң зур гастрольле проект булып санала.

“Музыкаль десант” – ул 2007 елдан эшләп килүче, татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы зур концерт.

Хәрәкәтчән музыкаль прект елдан – ел яңа шәһәрләр һәм яшьләр күңелен яулый. Өч ел рәттән, 30 танылган җырчы татар эстрадасын сөючеләр белән очрашуларга чыгып китә. Алар республиканың иң зур шәһәр – районнарында чыгыш ясый. Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Арча, Мамадыш, Буа һәм ниһаять! Алар Казанда! Тиздән 22 октябрь, 20:00 сәгатьтә күп артистлар катнашындагы тамаша “Эрмитаж”да. Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илназ Минвәлиев, Руслан Кирамутдинов, Ранил Нуриев, Илдар Әхмәтов, Илназ Сафиуллин, Сөмбел Билалова, Илназ Гарипов, Ленар Яшен, Айгөл Рәхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Чәчкә, Дамир Зиннатуллин, Ринат Гыйлфанов, Гөлназ Халикова, “Кыю кызлар”, Илшат Сафин, Регина Тимербулатова, Ләйсән Мухиева һәм башкалар.

“Музыкаль десант” проекты алдында зур максат тора: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрне туган телгә, татар теленә тарту.

Узган еллардагы  “Музыкаль десант” тамашачысы — 200 меңгә якын Татарстан халкы. Тагын да зуррак аудиторияләрне колачлау нияте белән, әлеге тамаша бушка ачык мәйданнарда да үткәрелде.

Бәйле