«Кызлы йорт» үз тормышларына нигезләнеп төшерелгән яңа клипларын тәкъдим итә [видео]

Бу көннәрдә биш кыз туганнан торган «Кызлы йорт» төркеме яңа клипларын тәкъдим итте.

Клип «Туганнарым» җырына төшерелгән. Жырның авторы Зифа Нагаева. Әлеге премьера турында Рәфинә Ганиуллина инстаграм битендә дә язып үтте:

«Ниһаять безнең «Туганнарым» жырына клип әзер булды! Клипның нигезендә безнең язмыш сурәтләнгән…
Һәрвакыт көрәштә, сынауларда сынмыйча..көчле рухлы герой Ана, без — биш кызны, берүзе тәрбияләп…аякка бастырды!
Әниебез, синең хәзер безнең уңышларыбызга сөенеп, рәхәт-матур тормышларда, безнең белән горурланып яшәр мәлең! Ә без синең өметләреңне акларга бурычлы!
Сайлагансың бер үзеңә…
Күпме соң без, азмы соң?
Күп булсак та, аз булсак та…
Бишебез — биш язмышың!» дигән Рәфинә.

Бәйле