«Балам сау-сәламәт туарга тиешле иде, табиблар таптырганда муенындагы умырткалыгына зыян китерделәр…»

Сау- сәламәт бала тудыру – ана кеше өчен зур бүләк. Әнә шуңа күрә дә, әле көмәнле вакытында ук, «сабыеңның дүрт саны төгәл булсын, сәламәт тусын» дип теләк телиләр аңа. Тик чир сорап килми, диләр. Сәламәт бала туарга тиеш булса да, табиблар хатасы аркасында авыру калган нарасыйлар һәм шушы зур сынауны күтәрә алмый таркалган гаиләләр шактый.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Әлфия Зыятдинова да әлеге авырлыклар белән яхшы таныш. Көтеп алган улының һәр әгъзасы үз урынында булса да, сәламәт бала булып дөньяга килми ул: табиблар туган чагында муен умырткалыгына зыян китерә. Тик бу Әлфия өчен язмышына язылган беренче сынау гына була. Ике елдан ул ирсез дә кала. Әле кайчан гына яраткан кешесе белән бер өстәл артына утырып ашаганнар, уллары Даниялның тормышы өчен дә бергә көрәшкәннәр бит… Тик ата кеше өчен авыру бала тәрбияләү күтәрә алмаслык йөк булып тоела. Гадәти көннәрнең берсендә, берни аңлатмыйча, киемнәрен җыеп, чыгып китә ул…

ЯРАТЫП КАВЫШКАННАР

Әлфия булачак ирен студент елларында очрата. Урамда басып торган чагында берәү килеп: «Сез бик матур, танышабызмы? Мин Илдар исемле», – дип эндәшә аңа. Күтәрелеп карагач, «юк», дип әйтә алмый кыз. Каршысында җитди карашлы, чибәр генә егет басып тора бит. Очраша башлыйлар. Әле бер ай вакыт кына үткән була – Илдар кызга кияүгә чыгарга тәкъдим итә.

– Әйе, бер-беребезне бик яраттык. Тик мин ашыгу яклы түгел идем, һәрнәрсәнең үз вакыты дип уйладым. Икебез дә студентлар булгач, башта укып бетереп, эшкә урнашыйк, аннан соң тормыш корырга да мөмкин булыр, дип җавап бирдем. Шулай дүрт ел буе бергә булдык без. Ул беренче көннән алып миңа булачак хатынына караган кебек карады. Ниятләре җитди иде. Әти-әниләребез дә өйләнешүебезгә каршы булмады. Шуңа күрә укып бетергәч тә тормыш кордык. Бик бәхетле идем ул көннәрдә. Илдар – беренче мәхәббәтем, шундый ягымлы, тыныч холыклы. Аның белән бернинди тормыш авырлыгы да куркыныч булмас кебек тоелды, – дип сөйли Әлфия.

Беренче чорларда барысы да яхшы була. Бергә яши башлап, бер ай вакыт узгач, гаиләгә бала кирәк булуын аңлыйлар. Барысы өчен дә көтелгән сабый була ул. «Малай булсын иде!» – дип тели ир кеше, аның теләкләре чынлап та кабул була.

Йөклелек чорын артык начар узды, дип искә алмый әңгәмәдәшем. Тик шулай да еш кына чирләп, больницаларда ятып чыккан ул.

– Табиблар баштан ук баланы табигый юл белән табарсың, дип әйтеп килгән иде. Тик туар вакыты җиткәч, йөрәге белән бар да тәртиптә түгел дип, операция юлы белән таптырттылар. Шуңа сәерсендем – баланы тугач та шунда ук реанимациягә алып киттеләр, хәтта миңа да күрсәтеп тормадылар.

Берничә көннән соң, имезергә алып киләләр. Тик ана кеше улының бик зәгыйфь булуын һәм имәрлек тә көче калмавын сизенә.

– Аз булса да имсен, дип, һаман күтәреп утыра идем, бер мәлне әллә нәрсә булды – улым кызарынды, авызыннан күбек китте, тәне калтырана башлады. Шунда ук шәфкать туташын чакыртып алдым. Ул килеп җиткәнче бала кабат нормаль хәлаткә кайткан иде, шуңа «бәлки, сөткә тончыккандыр», дип кенә уйладык. Тик бу тончыгу булмаган икән. Берничә көннән, шушы ук күренеш табиблар янында башланды. Аны, куркып, тикшерергә алып киттеләр. «Баш миенә кан сауган. Карында яткан чагында ук инфекция эләктергән булган күрәсең», – диделәр…

«БАЛА ҮЗЕ ИМӘ АЛМАДЫ»

Дөньяда яши башлавына әле бер атна да булмаган улының шундый интегүләргә дучар булуын аңлау ана кеше өчен җиңел булмаган. Тик шулай да аның авыру калачагына ышанмаган Әлфия Зыятдинова. Ире һәм туганнары да шаккаткан бу хәлгә. 9 айга кадәр сәламәт булган бала ничек шулай калтыранып интегә ала инде?!

– Улыбызга тәне тартышулардан дарулар эчерттек. Әкренләп, ул үзен яхшырак хис итә башлады. Тик без әле дә өйдә түгел идек – табиблар чыгарып җибәрергә курыктылар. Улыбызга исем кушарга дип, мулла чакырдык. Иремнең бик тә «Марсель» дигән исем бирәсе килде. Тик бу хакта әйткәч, мулла яратмады – ачуланды безне. «Мөселманнарда Марсель дигән исме юк, ул нинди дә булса мәгънәгә ия исем түгел, башканы сайлагыз», – диде. Барыбер колак салмадык инде, үзебез теләгәнне куштырдык.

Исем кушканнан соң, бәлки, бала тернәкләнер дип өмет итә ата-ана, тик сабыйның үсешендә яхшы якка үзгәрешләр булмый, диярлек. Ул элеккегечә начар имә, бары тик шешәдән генә аз-маз туклана башлый. Әлфия күкрәк сөтен савып, шешәләргә тутырырга өйрәнә.

– Бөтен җирем авырта иде. Сөтне савып бетерү өчен шулкадәр каты кысарга туры килә – күкрәкләрем гел күгәрекләрдән генә тора башлады. Ә табиблар аның саен: «Тырышыгыз инде, аңа сезнең сөтегез бик кирәк бит хәзер», – ди. Ул көннәрне әле дә авырлык белән искә алам. Әнә шулай һәммәбез дә тырыша торгач, баланың хәле бераз яхшырды һәм 40 көн тулгач, безне больницадан чыгарып җибәрделәр. Өйгә кайткач, беренче ике айда бик авыр булды. Беренчедән, ул һаман да үзлегеннән имми, ә мин, сөтемне саву түгел, күкрәгемә кагыла да алмый башлаган идем инде, шуңа күрә, сәгатьләр буе утырып, беренче чиратта баланы имәргә өйрәттем. Икенчедән, ул иртәли-кичли бертуктаусыз елый иде. Хәтта икешәр тәүлек буе йокламый йөргән чаклар да булды. Тәмам түзә алмаслык хәлгә килгән чакларда, бала белән кайнанам утыра иде, аңа рәхмәт. Ник елый соң безнең улыбыз, дип, ирем белән дә аптыраштык. Бер карасаң, тәне тартышулардан дарулар эчерә башлагач, өянәкләре дә кабатланмады бит, ә ул өзгәләнә – әйтерсең, кайсыдыр җире авырта… Менә шуннан соң, тикшеренү өчен, балалар неврологына бардык. «Елавына караганда, «внутричерепное давление»га охшаган», – диделәр, тагын бер кочак дару язып бирделәр.

Аларны эчертә башлагач, бала бераз тынычланган. Тик табиб бер яктан булышса, икенче яктан зыян да сала: сабыйның тәне тартышулардан эчә торган даруларын бүтән бирмәсәгез дә була, дип әйтә. Янәсе, хәзер хәле яхшырган бит инде… Ә табиб сүзенә ышанмасаң, кемнекенә ышанасың? Сөенә-сөенә риза була Әлфия. Димәк, улым терелгән, димәк, барысы да яхшы булачак дип өметләнә ул. Тик алда үзләрен нәрсә көтәчәген күз алдына да китереп карамый шул…

АКЧА ҖИТМИ БАШЛАГАН

Гадәти көннәрнең берсе була ул. Әлфия, улын йоклатып җибәреп, үз эшләре белән шөгыльләнә, барысы да тыныч һәм тәртиптә була кебек. Тик бер вакыт йоклап яткан сабый тартыша башлый һәм күзгә күренеп зәңгәрләнә. Ахыр чиктә бөтенләй аңын югалта. Инде сәламәт тормыш башланды дип уйлаган бер мәлдә әнә шулай өметләре өзелә ананың, димәк, өянәкләр кабат башланган… Аларны кабат реанимациягә алып китәләр.

– Ул вакытта ничек елаганнарымны үзем генә беләм. Табиблар ачуланды инде: ник даруларын эчертми башладыгыз, диделәр. Соң, невролог шулай кушты бит, дип аңлаттым. Бактың исә, тәне тартышкан балаларга мондый даруларны ким дигәндә 5 ел эчәргә кирәк икән. Әле алай эшләгән очракта да, моны ахыргача җиңеп чыгуга йөз процент гарантия юк, ди. Бу юлы улыбызның чире шуның кадәр көчле иде, көзән җыеруларыннан һичбер нәрсә булышмады. Шуннан Казанга киттек инде. Баланы тикшереп карадылар да: «Бөтен чирләренең сәбәбе – муенындагы умырткалыгына зыян килүе аркасында. Таптырган вакытта балагызны дөрес тотмаганнар, яки дөрес сөйрәп чыгармаганнар. Шуңа күрә баш миенә кан сауган», – диделәр. Бу минем өчен көтелмәгән яңалык иде билгеле. Телсез калдым. Тик инде үткәнгә кайтып, нәрсә дә булса эшләргә соң иде. Улыбызны барыбер аякка бастырырга кирәген аңладым.

Больницадан чыккач та, беренче эш итеп, мулла чакырталар һәм балага икенче исем бирәләр. Бу юлы туры килердәен шактый озак эзли ата белән ана. Ахыр чиктә Даниял дигәненә тукталалар. Даниял – Аллаһ бүләге дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламас, савыгырга көч бирер, дип ышана һәммәсе. «Миңа да ышан, үзең дә кымшан», дигән сүзне күз уңында тотып, тикшеренүләрне дә дәвам иткәннәр, билгеле. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе – кайларга гына бармаган алар. Тикшеренә торгач, Даниялга 10 айлык чагында ДЦП дигән диагноз куялар.

– Ярый әле ул вакытларда янәшәмдә ирем булды. Кайсы гына шәһәргә барсак та, ул безнең белән бергә иде. Бала бик күп препаратлар эчкәч, бик зәгыйфьләнде, гел йокылы-уяулы халәттә. Шуңа күрә аның дарулар күләмен киметеп, күбрәк физик күнегүләр ясатырга куштылар. Иртән тору белән аның аяк-кулларын уарга тотына идем – кичкә кадәр шулай. Тизрәк Даниялны аякка бастырып, бәхетле тормышта яшисем бик килә иде шул минем, – дип сөйли Әлфия Зыятдинова.

Балага өч яшь тулганчы бар да тәртиптә була. Тик ай саен диярлек табибларга күренеп, чит шәһәрләрдә дәваланулар яшь гаиләнең матди ягын бик какшата. Акча җитми башлый дип әйтүне генә аз дип атый Әлфия. «Акча коточкыч дәрәҗәдә кирәк иде!»

– Илдарга күбрәк эшләргә һәм акчаны да күбрәк алып кайтырга кирәк була башлады. Ә мин исә игътибарымны йөз процент диярлек балага бирдем. Әнә шул вакыттан бер-беребездән читләштек кебек. «Синең миңа һәрчак вакытың юк! Син йә бала белән утырасың, йә йоклыйсың!» – дигән сүзләрен ешрак ишетә башладым. Әйе, мин аны үзем дә таныйм. Тик нишлим соң – авыру бала тәрбияләү берничек тә җиңел була алмый. Аның яшьтәшләреннән үсеше болай да калыша. Ул биш яшендә генә утырырга өйрәнде. Шуңа күрә вакытның минутын да әрәм итмичә, аның белән физик күнегүләр эшләргә туры килә иде. Билгеле, гаиләдә ызгышлар да чыга башлады. Ирем миңа бик үпкәле иде. Үзенең икенче планга калуы белән килешә алмады, мине аңламый башлады ул. Элегрәк һәрчак җылы сүз әйтеп, «безнең барысы да яхшы булачак», дип канатландырып килсә, тора-бара аның белән бөтенләй уртак тел таба алмадык. Илдар соңгы арада буш вакытын да безнең белән түгел, дуслары янында үткәрә башлады.

Хатынының үзенә буш вакыт табуын көтеп арыгач, киемнәрен җыя да, берни аңлатмыйча, чыгып китә ир. Бу көн турында Әлфия күз яшьләре белән искә ала. Сөйләшергә, аңлашырга тырышып карый да, барыбер мөнәсәбәтләренең элеккечә булмаячагын аңлап, бер сүз әйтми. Ишек төбеннән озатып кала ул аны.

– Мин аны мәҗбүри тотып калырга теләмәдем. Әгәр чыгып китәргә уйлаган икән инде, ул көнне булмаса, бер айдан, йә бер елдан барыбер чыгып киткән булыр иде. Илдар биреште. Аны барысы да туйдырды, – ди әңгәмәдәшем.

КЫТАЙ БУЛЫША АЛА

Ана кеше баласы өчен әллә нинди адымнарга барырга сәләтле. Ялгыз калгач та, кул селтәми Әлфия. Хәйрия фондларына мөрәҗәгать итеп, берникадәр сумма туплап, улын дәвалауны дәвам итә. Әнә шулай очраклы гына рәвештә Чиләбедәге «Сакура» исемле дәвалау үзәгенә барып эләгә ул. Монда ДЦПлы балаларны кытай методы белән савыктыралар. Нокталы массажлар ясап, энәләр кадап, табиблар Даниялга шактый ярдәм иткән – ул хәзер акрынлап кашык тотып ашарга өйрәнгән, сөйләшкәнгә охшаган авазлар чыгара башлаган.

– Дәвалануыбызны алга таба да дәвам итәр идек, тик безгә хәзер башка төрле дарулар кирәк, ә алар безнең илдә юк – бу препаратларны читкә алып чыгу тыелган. Шуңа күрә табиблар үзебезгә барып, Кытайда өч ай дәвалану курслары узарга тәкъдим итте. Даниялга хәзер 8 яшь, тик ул утырып торырга гына мәҗбүр. Улымның киләчәктә үз аягында йөрүен күрәсем килә. Шуңа булса да ирешәсе иде. 3 ай буе яшәү һәм дәвалану өчен 640 мең сум акча кирәк диделәр. Минем сезнең газета укучыларыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсем килә – әгәр сез безнең язмышка битараф түгел икәнсез, зинһар булышыгыз. Ул бик акыллы бала, бик матур һәм минем өчен бик кадерле. Мин аны ничек тә аякка бастырырга тиешмен…

Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, диләр иде элек, тик хәзерге заманда, кызганыч, киресенчә, акчаң булса гына дәваланырга мөмкин. Әгәр сезнең Даниялның киләчәге өчен үзегездән дә аз булса да өлеш кертәсегез килсә, телефоныгыздан 3443 номерына «Верим» сүзен язып һәм күпме акча күчерергә телисез, шуның суммасын күрсәтеп, смс юллый аласыз. Мәсәлән, 300 сум күчерергә телисез икән, «Верим 300» дисез. Илдә чыпчык үлми диләр, кечкенә генә ярдәм дә бик булышыр иде бу сабыйга.

Безнең гәҗит

Бәйле