Гүзәл Уразова концертларында гаҗәеп хәл: гипнозланган кебек 500ләп кеше аягүрә баса [фотогалерея]

4, 5, 6, 7 ноябрьдә Казанның Уникс залында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның чираттыгы концертлары узды. Җырчылар тамашачылар күңелен яңа җырлар белән сөендерсә, Гүзәлне җанатарлары үзенчәлекле сурәт һәм төрле бүләкләргә күмде.

Концертка Радик Юльякшин да чакырулы иде. Гүзәл белән Радик үзләренең уртак чыгышларында тамашачыларны урыннарыннан торырга мәҗбүр итте. Кайберәүләр үз урындыкларыннан ерак китми генә биесә, сәхнә алдындагы мәйданчыкка агылучылар да күп булды. Шул рәвешле урыннар бушап, гипнозланган кебек 500ләп тамашачы аягүрә басты, биеде. Егет – кызлар, абый —  апалар шулай бер – берсен уздырып күңел ачты.

13 сезон тамашасының үзенчәлекле ягы бар: Гүзәл концерт барышында Дубайга 2 кешелек юллама уйната. Казан тамашачысы да әлеге мөмкинлектән читтә калмады. Уен шартлары буенча, сәхнәгә менеп, татарча җыр башкаручылар җитәрлек булды.  Нәтиҗәләр апрель аенда билгеле булачак дип, вәгъдә итә оештыручылар.

Гүзәл Уразованың интернетта концерт турында фикер белдерүче тамашачылар күп. Тамаша күпләрнең күңеленә хуш килгән икән. “Узебездэ 60 чакрымга барып карый алмагач, Казанга 500 чакрым утеп Радикны (улым бик ярата) һәм сезнең, Гузәл концертыгызны карарга бардык. Башкортстаннан Бишбуләктән, бик ЗУР рәхмәт сезгә, бик охшады!!!!! Супер!!!!!”, дип язучылар бар Гүзәлнең инстаграмында. Вконтактеда Айнур Мусина да  концерт турында җылы хис – кичерешләре белән уртаклашкан. “Гузәл Аскаровна!  Олы Рәхмәт!  Сез чын Җырчы, Артист! Концертыгыз супер!  Барысы да бик нык ошады! Сездән энергия, көч җыеп кайттым өйгэ! Сәламәтлек һәм тагын да зур уңышлар теләп калам! ”, дигән ул.

Гүзәлнең чыгышын карарга АКШтан хәтле килергә теләүчеләр булган. Бу хакта шулай ук Вконтактеда белдергәннәр.

Татар тудей 

Бәйле