Япониядә укучы Казан егете Азат Кашапов татарча видеоблог ярдәмендә туган телен саклап калмакчы [видео]

Казан егете Азат Кашапов Япониядәге уку дәвереннән татарча видеоблог ясарга булган. Теләге бар һәркем яшь энтузиастның беренче иҗат адымнары белән Азат Кашаповның ВКонтакте, Facebook социаль челтәрләрендәге шәхси битендә таныша ала. “Алга таба үземнең youtube каналымны булдыру фикере бар”, дип хәбәр итте Азат Кашапов.

Хәзерге вакытта Азат Кашапов Казан (Идел буе) федераль университеты карамагындагы Мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбенең IT факультетында укый. 2015 елда алмашу программасы буенча ул Польшаның Лодзь университетында белем алган. Хәзерге вакытта шул ук программа буенча Япониянең Цукуба университетында бакалавриатураның соңгы 4 курсында укый, шул ук вакытта эшли дә.

Азат Кашапов хәбәр итүенчә, Япониядә ул быел Татар теле һәм әдәбиятыннан өченче урын алган Цукубада Мизуки һәм 2014 елда Халыкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада беренче урын алган Юто Хишияма белән танышкан. “Бу танышлык мине шаккатырды. Аларның татарча чиста сөйләшүләре һәм телне өйрәнергә теләкләре сокландырды. Минем башкаларга японнарның булдыра алмастайны да булдыруларын һәм сабырлыкларын күрсәтәсем килде. Аларның үрнәге бөтен татарларга мотивация булып торырга тиеш”,  дип аңлатты Азат Кашапов видеоблог ясау турындагы идеянең туу тарихын.

Очрашу уңаннан төшерелгән видеоны ул татарларга да карарга кызыклы булыр дип үзенең социаль челтәренә элеп куйган. Бу видео бик куп караулар, комментарийлар җыйган, Азат Кашаповка тагын яңа видеолар төшерүен сорап шәхси хатлар язганнар. “Шуңа күрә әгәр минем хезмәт кешеләргә ошаса, кешеләр аны караса, әлбәттә, ясарга көч тә, теләк тә бар. Татар контентын интернетта арттырырга кирәк”, диде Азат Кашапов.

Ул бу мәсьәләнең әһәмиятле булуына басым ясады. “Дөресен генә әйткәндә, татар блоггерлары бик күп түгел. Гомумән, интернетта татар видеоконтентын эзләп табарга кыен. Ә кешеләрнең үз сәяхәтләре турында төшерелгән татарча видеоблоглар гомумән юк”,  ди Азат Кашапов.

Аның фикеренчә, татар телен саклап калу өчен төрле инструментлар кулланырга кирәк. “Заманалар үзгәрә, яңадан яңа инструментлар килеп чыга, искеләре үлә. Мәсәлән, телевидениедә булган татар программаларын алга җибәрү өчен хәзер берни дә эшләмибез. Яшьләр хәзер булган программаларны карамый, бөтенесе «Youtube»та, «ВКонтакте»да, «Facebook»та, әмма ни өчендер бу социаль челтәрләрне берсе дә кулланмый, видеоконтент юк. Теләкләре булса да, яшьләр татар кызыклы программаларын таба алмый”,  диде Азат Кашапов.

Видеоблогер фикеренчә, бу чаралар белән эшне алга җибәрү татар телен саклап калуга үз өлешен кертә алыр иде. Шуңа күрә ул хәзер үзе шундый татар youtube-каналын ясау идеясе белән янып йөри. “Кешеләр сорый. Берничә хатта яшүсмерләр: “Мин татар телен өйрәнә идем, сезнең видеолар бик булыша”,  дип яздылар, тагын субтитрлар өстәвемне үтенделәр”,  ди ул.

Азат Кашапов әйтүенчә, ул үзе мәктәптән алып гел татар телендә сөйләшергә тырыша. “Дуслар беләнме, әти-әни беләнме, университетта уку вакытындамы мин гел татарча сөйләшәм. “Сәләт” яшьләр оешмасында күп проектлар башкаруда катнашам”,  дип сөйләде ул.

Шулай ук күптән түгел генә ул ТНВ каналында “Таяну ноктасы” программасында Казанда төрле һәйкәлләр урнаштыруга карата үз фикерен белдергән.

“Үз хезмәтем белән мин татар теленә хөрмәтемне, яратуымны белдерәм һәм башка яшүсмерләгә үрнәк булырмын дип өмет итәм”,  диде Азат Кашапов.

Татар-информ

Бәйле