Иң тәмле гөбәдия рецепты

Гөбәдия өчен камыр ясау:

* майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак,
* 6 йомырка,
* 1 аш кашыгы тоз,
* 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе),
* 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән),
* 200 г акмай,
* 50-60 г үсемлек мае.

1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк.

Май камырны басып бетерер алдыннан гына салына. «Аркадан тир бәреп чыкмый торып, камыр әзер булмый», – ди Гөлсинә ханым. Басканнан соң камырның бераз кабарганын көтәргә кирәк. Бу кад?р камырдан өч таба гөбәдия чыга.

Эчлеген ясау:
(бер таба гөбәдиягә)

1 стакан тулыр-тулмас дөге,
5 йомырка (кабыгы әрчелгән йомырканы тозга манып алып, эре угычтан уалар),
1 стакан йөзем җимеше,
300 г корт,
350 г акмай.

Эчлек катлы-катлы итеп салына. Акмайны йөзем өстенө түшәп чыгалар. Гөбәдиянең аскы ягына – 500 г, өске ягына 200 г камыр кирәк.

Сөембикә

Бәйле