Испанча пешерелгән кабартма рецепты

Кирәк булачак:

300 г он, 1 бал кашыгы чүпрә, 0,25 стакан шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 120 мл җылы су.

Аерым: 100 г тәмле атлан мае, шикәр пудрасы, үзегез теләгән эчлек.

Пешерү тәртибе: 

Он, шикәр комы, тоз, чүпрәне  бергә кушып болгатырга. Калган ингредиентларны салып бетереп йомшак камыр басарга һәм өстен каплап беразга калдырырга.

Камырны алып 4 кисәккә бүлергә.

Камыр белән эшлисе өстәлне атлан май белән майларга. Камырның бер кисәген алып, тарткалап шакмаклап җәяргә һәм тагын бер кат атлан май белән майларга.

Камырның бер ягына эчлек салырга һәм рулет итеп төрергә. Килеп чыккан рулетны әкәм-төкәм (улитка) формасына китерергә һәм майланган табага куярга. Калган камыр кисәкләре белән дә шул эшне башкарырга. Килеп чыккан кабартмаларны 30 минутка калдырып торырга. Соңыннан,  180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут чамасы пешерергә. Әзер кабартмаларны шикәр пудрасы ярдәмендә бизәргә.

 

Бәйле