Ил башлыклары гади эшчеләрдән хезмәт хакын 500 тапкырга күбрәк ала? Чынмы бу, белик әле

Дөньяда иң күп хезмәт хакы алучы ил башлыклары ачыкланды. Беренче өчлектә – АКШ Президенты Барак Обама (елына 400 мең доллар), Канада Премьер-министры Джастин Трюдо (260 мең) һәм Германия канцлеры Ангела Меркель (234 мең). Исемлеккә шулай ук Франция лидеры Франсуа Олланд, Төркия башлыгы Рәҗәп Эрдоган, Британия премьеры Тереза Мэй дә кергән. Владимир Путин исә, 136 мең доллар белән, 9нчы урынны били.

«Бизнес-Онлайн»

ПРЕЗИДЕНТТАН ДА АРТТЫРГАН

Илнең элемтә министры Николай Никифоров «Почта России» дәүләт унитар предприятиесе башлыгының хезмәт хакын билгеләде. Ул почтада эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакыннан 500 тапкырга күбрәк булачак. Ягъни, аена якынча 10 млн сум (157 мең доллар) дигән сүз. Җитәкченең урынбасары 350 уртача айлык эш хакы алса, ә баш хисапчы гади эш хакыннан 150 тапкыр күбрәк, диелә министр имзалаган фәрманда. Русия почталарында эшләүчеләр былтыр уртача 18800 сум алган, быел айлык акча 20 мең сум булыр, диләр. Почта хезмәткәрләре, сез күпме аласыз?

«Ведомости»

ТАРИФЛАРНЫ «ТУҢДЫРЫРГА» ЧАКЫРА

«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен аерым тарифларны 5 ел үзгәртмәскә кирәк!» Андый тәкъдим белән монополияләргә каршы федераль агентлык чыккан. Ведомство башлыгы Игорь Артемьев аңлатканча, монополияләр барыбер җиңел кергән акчаларны сакчыл һәм нәтиҗәле итеп тота белми. Шуңа күрә табышны алар бәяне арттырып түгел, үзләренең чыгымнарын киметү хисабына гына алырга хаклы.

«Газета.Ру»

ЧИРАТСЫЗ ҺӘМ АРЗАНРАК

Киләсе елдан дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану, гадәтигә караганда, 30 процентка арзанрак булырга мөмкин. Салым кодексына шундый үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасы хуплады инде. Ташламалар гади халыкны да, эшмәкәрләрне дә «Электрон хөкүмәт»тән ешрак файдаланырга этәрәчәк, дип көтелә.

«Российская газета»

СУДСЫЗ ГЫНА КАЕРАЛАР

Кайбер зур банклар физик затларның вакытында түләнмәгән әҗәтләрен җиңеләйтелгән ысул белән кайтаруга күчә. Финанс оешмалары кредит килешүләренә бурычны судсыз гына кайтаруны күздә тоткан маддә кертәләр. Мәхкәмә карарын нотариусның шул килешүгә куйган махсус имзасы алыштырачак. Мондый мөмкинлекне банкирларга быел җәй Русия парламенты кабул иткән яңа канун бирә икән.

«РосБизнесКонсалтинг»

Бәйле