Elvin Grey ны Кукмара яхшы каршыламый, концерт төркемен исереклектә гаеплиләр…[шау-шу тудырган хәл]

Элвин Грей белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан низаг бөтен интернетны шаулатты. Бәлки бу хәл тыныч кына үтеп китәр, республика дәрәҗәсенә үк чыкмас та иде. Тик йолдызның популярлыгы аны тагын да биеккә күтәрә, бу хәбәр исә  телдән-телгә йөри.

15-17 ноябрь көннәрендә Радик Юльякшин Кукмарада өч көн концерт бирә. Концерт төркеме мәдәният йортын арендалаган өчен билгеле бер суммада акча түләргә тиеш була. Тик концерттан соң җитәкче, төркемнең кайбер гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум акча ала. Бу акчаны Алмаз Мостафин үзеннән гафу үтенгәч кенә кире кайтарачагын әйтә. Әмма Юльякшин «кешеләре» бу арада кул кушырып утырмый. Җитәкчене «самоуправство»да гаепләп, прокуратурага шикаять яза…

Моңа кадәр чыккан басмалардан «мәдәният йорты директорын эштән алу турында карар кабул ителүен» укып белгән идек. Әмма мондый фәрман әлегә юк. Һәрхәлдә, директор Алмаз Мостафин аннан хәбәрдар түгел. Бу хәлләрдән соң йөрәге тотып, хастаханәдә ята.

«КУКМАРАНЫ НАЧАР ЯКТАН ТАНЫТТЫҢ ДИП, ҖИР БЕЛӘН ТИГЕЗЛӘРГӘ ТЕЛИЛӘР»

– Мин Радикны шәхсән белмим, бары тик сәхнәдән генә күргәнем бар, – ди Алмаз Мостафин. – Теләсә нинди концерт вакытында эчке тәртипне саклау өчен методист егет-кызларны дежурга куям. Концертның икенче көнендә мин үзем анда түгел идем. Бу көнне төркемнең салмыш сакчылары методист егетләргә бәйләнгән: «Без тәртипне үзебез саклыйбыз», – дип, кулларын артка каерып, чыгарып атканнар. Икенче көнне эшкә килгәч, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хезмәткәрләр зар түкте. Кич концертка үзем дә килдем. Залга үткәндә кәчтүм якасыннан бер егет эләктереп алды да: «Билетсыз кая барасың?» – дип җикеренергә кереште. Мин концерт карарга кермим, минем эшем – халык җыю. Аларга исә: «Егетләр, исәп-хисап ясаганда аңлашырбыз», – дидем. Аренда бәясе бездә җыелган акчаның 11-15 % тәшкил итә. Элвин Грей залны өч көнгә алды, шуңа 15 % дип ниятләдек. Дөрес, концерт алдыннан җырчының берәр вәкиле килеп, минем белән килешү төзергә тиеш иде. Әмма аларның бу эшкә вакытлары булмады.

Шуннан соң ни була соң? Алмаз әфәнде сөйләвенчә, җырчының концерт директоры кассир белән исәп-хисап ясаганда, төркем егетләренең «бишлелек» тәртибе өчен өстәмә 10 мең сум акча ала. Менә шуның өчен аны прокуратурага ялгыйлар да инде.

– Мине исереклектә гаепләргә маташучылар да булды. Аракы бөтенләй эчмим. Ә менә концерт төркеменең исерек килүләре хакында ЮХИДИ идарәсендә хәбәр бар иде. Аларны махсус экипаж да саклады, тик эзләренә төшә алмадылар.

Алмаз Мостафин 2013 елның 1 мартыннан Кукмара радиосын җитәкли. Быел апрель аенда  аны район мәдәният йорты директоры итеп куялар. Радионы да ул үз канаты астына ала. Моннан тыш, “Вконтакте” социаль челтәрендә “Наш Кукмор” хәбәрләр төркемен алып бара.

– Эчеп йөрергә вакытым да юк. 36 авыл клубы, 350 хезмәткәр белән эшлим. Апрель аенда түбәсез клубны кабул итеп алдым, ноябрьдә яңартып кердек, – ди Алмаз әфәнде.

Шушы вакыйгадан соң директорга үз теләге белән гариза язарга кушалар. «Уйла, балаларың, гаиләң бар» кебек янаулар да ишетелә икән.

– Әлеге хәл – күтәреп йөрергә флаг булды, – ди ул. – Районда миңа теш кайраучылар күп. Директор итеп куйдырмаска йөрүчеләр дә булды. Шулар тарафыннан һәркөн саен басым, янау ишетәм. «Без сине бу районда эшләтмибез, Кукмараның данын республикага тараттың» ишеләре дә бар. Бер карасаң, моның ише вак-төяк һәр җирдә җитәрлек. Чебеннән фил ясадылар. Мине җир белән тигезләргә телиләр.

Алмаз Мостафинны иң гаҗәпләндергәне шул: район прокуроры аны яклыйсы урында, Элвин Грей ягына баса. Имеш, ул аның күптәнге дусты. Әмма монда шунысы бар: методист егетләргә төркем сакчылары тарафыннан «яу» булганны дәлилләүчеләр юк. Вакытында полиция чакыртмавы өчен Алмаз әфәнде үзе дә үкенеп туя алмый. «Мин аны болай зурга китәр, дип уйламадым. Ничек инде районга килгән кунак артистларны полициягә тотып бирәсең?» – ди ул.

Өстәмә 10 мең сум акча кая киткән соң? Беркая да китмәгән. Директор сүзләренчә, ул шул ук көнне хисапчы аша узып, кассага салынган.

– Мин 10 мең акчага калган кешеме инде? Шул акча белән пычранып йөримме? – дип аптырый ул.

Әйтергә кирәк, һәр мәдәният йортында вип-персона, ягъни зур кешеләр өчен билгеләнгән рәт була. Кукмара да бу яктан искәрмә түгел икән.

– Сигезенче рәттәге билетларны без сатмыйбыз. «Өстәгеләр» «фәлән урын калдыр», «төгән урын кирәк» дип шалтыратып кына әйтәләр. Бу урыннарга утырып прокурор гаиләсе дә, администрация вәкилләре дә шактый тамаша кылды. Мин анда концерт караганым юк. Уйлы күңел уйлана, диләр бит. Коррупциягә каршы көрәшүчеләр нигә концертны бушлай карый? – дип гаҗәпләнә ул.

Алмаз Мостафин үзеннән түгел, ә методист егетләреннән Радик Юльякшин төркеменең гафу үтенүен көтә. Шулвакытта 10 мең акчаны кире кайтарасын да тәгаенләп куя. Ә Мәскәү кунаклары исә гафу үтенергә җыенмый.

«ЭШТӘН АЛУНЫ ПРОКУРАТУРА ХӘЛ ИТМИ»

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров белән дә сөйләштек. Ул әлеге хәлне болай аңлатты:

– Радик Юльякшинның концерт төркеме мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрдек. Тикшерү дәвамында шул мәгълүм булды: төркем белән мәдәният йорты директоры арасында  аренда бәясе килешенгән була. Өченче концерт ахырына якынлашканда, концерт директоры кассир белән исәп-хисап ясый башлый. Шулчак директор аларны үз бүлмәсенә чакыра һәм Юльякшин егетләренең гаепләрен күрсәтә, өстәмә 10 мең сум ала. Үзе: «Егетләр минән гафу үтенсәләр, акчаны кире кайтарам», – дип тә искәртә. Тик концерт озакка сузылу сәбәпле, директор көтеп тормый, кайтып китә. Билгеле, егетләр аны күреп, гафу үтенә алмый. Без Мостафинга карата «самоуправство» маддәсе буенча эш ачтык. Ул бүген судта. Директорның да, егетләрнең дә алкоголь куллануын тикшермәдек, шуңа аларның кайсы салмыш булуын әйтә алмыйм.

Ришат әфәнде Радик белән танышлыгын кире какты. «Мин аны артист буларак кына беләм, шуннан арысы юк», – диде ул.

Район прокурорыннан Элвин Грей концертын карау-карамавы белән дә кызыксындым.

– Карадым. Низаг чыккан көнне анда түгел идем. Мәдәният йортының 8нче рәте прокуратуга беркетелмәгән. Башка органнар тарафыннан урыннарны броньлау бармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Мин концертка законлы рәвештә кердем, – диде ул.

Ришат Шакиров Алмаз Мостафинның эштән алыну хәбәрен шулай ук кире какты.

— Бу миннән дә, судтан да тормый. Эш урынында калдыру-калдырмау мәсьәләсен җитәкчелек хәл ителә. Ә гаеп нигезендә, директорга карата 300-500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

«ШОУ ЯСАМЫЙК»

Кукмара районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев әлеге вакыйганы шәрехләүдән баш тартып: «Әле берни дә ачыкланып бетмәгән. Алмаз эшеннән азат ителмәгән. Шоу ясамыйк. Аңа берәүнең дә гариза яз, эштән кит, дигәне юк», – диде.

«ГАЕПЛЕЛӘР ҖӘЗАСЫН АЛЫРГА ТИЕШ»

Район хакимияте урынбасары Равия Кәримуллина Алмаз Мостафинга карата үз тарафыннан булган басымны кире кага.

— Низаг килеп чыгуы турында без хәбәрдар. Әмма директор хастаханәдә яту сәбәпле, аны бу мәсьәлә буенча кабат борчымадык. Кайбер басмалар язганча, «көн саен гариза язарга да чакырмыйм». Монда гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Әмма без, беренче чиратта, үзебезнең район эчендәге тәртипне карарга бурычлы. Мәдәният учагы җитәкчесе үз вазыйфасын тиешенчә башкару белән бергә, башкаларга да үрнәк булырга тиеш. Бу вакыйга буенча прокуратура һәм исәп-хисап палатасы шөгыльләнә. Чөнки сүз казна акчасы турында да бара. Тиешле нәтиҗә һәрьяклап тикшерелгәннән соң гына чыгачак. Ул хезмәт инструкциясе һәм хокук ягыннан бәяләнәчәк. Алмаз Мостафинны эшкә мин алмадым, шулай ук мин азат та итмим. Ул гаризаны үз гамәлләрен анализлап, үзе язарга мөмкин. Алмаз Радиковичны мин булдыксыз кеше, дип әйтә алмыйм. Ул үзенә тапшырылган эшне тиешенчә, җиренә җиткереп башкара. Дөрес, бинасындагы тәртипне үзе күзәтергә тиеш. Аның өчен ул җавап бирә бит. Әмма концерт төркеменең тәртип саклаучы, оештыру эшләренә билгеләнгән кешеләре бар икән, ул аларның эшенә кысыларга тиеш түгел.

Әлеге низагтан соң Элвин Грей “Вконтакте”дагы шәхси битендә болай дип язган иде:

Интертат.ру

Бәйле