Elvin Greyны Чаллыда автоматлар белән ниндидер «ОМОН» кулга ала [фото-видео]

Радик Юльякшин белән һәр көн диярлек нидер булып тора. Әле яңарак гына Elvin Grey һәм Кукмара район мәдәният йорты директоры белән чыккан гаугадан соң, Чаллыда соңгы сигезенче концертларын биреп яткан вакытта, башкаручы тагын стресс кичерә. Радик өчен ул да көтмәгән вакыйга була.

“Концерт биреп кергәч, чәй генә эчәргә утырган идек, “ОМОН”нар килеп керделәр. Безне идәнгә яткырып, зур автоматлары белән селкенмичә ятарга куштылар. Без шок хәлендә. Чын мылтыклар, кара киемнәрдә битләрен каплаган “ОМОН”нар булып тоела безгә. Берсе тагын шушындый-шушындый маддә буенча гаепләнәсез дип, нигә кулга алуларын сөйли. Кукмарадагы хәлләрдән соң, мин барысын да көттем. Шуңа бу юлы да уен икәнен аңламадым. Ә ул дусларның уйлап тапкан шаяртуы булып чыкты. Артистларны һәм сакчыларны алдан ук кисәтеп куйган алар, без Артем белән белмичә калганбыз”, ди Elvin Grey үзенең социаль челтәр битендә.

%d0%be%d0%bc%d0%be%d0%bd-%d0%bd%d0%b0%d1%80-%d0%ba%d1%83%d0%bb%d0%b3%d0%b0-%d0%b0%d0%bb%d0%b0

%d0%b4%d1%83%d1%81%d0%bb%d0%b0%d1%80%d0%bd%d1%8b%d2%a3-%d1%88%d0%b0%d1%8f%d1%80%d1%82%d1%83%d1%8b

Tatar Today

Бәйле