Дилә Нигъмәтуллина «чын» Кыш бабай эзләп юлга чыккан [фото]

Кыш бабай белән Кар кызы бармы ул? Кечкенә баласы булган гаилә, һичшиксез, бар диеп әйтәр. Бала күңеле, яңа яуган кар сыман, чиста һәм самими була. Әти-әниләр дә шуңа, Кыш бабай алып килгән бәхетле мизгелләрнең балачакта иң истә кала торган, кабатланмас мизгелләр икәнен белә.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да кечкенә, ләкин бик кызыксынучан кызы Сафинага Кыш бабай белән Кар кызы эзләп йөрү мәшәкатендә. “Кызымның хәзер шундый кызык вакыты, гел сораулар белән яудыра ул безне. Менә Кыш бабай турында да сорый башлады әле. Кыш бабай чынлап та бармы ул? Әллә ул Кыш бабайның киемен кигән абый гынамы? Ә кайларда яши ул? Кешеләр үлә, ә Кыш бабай үлемсезме?”, дигән сораулар бирә икән кызы аңа.

Tatar Today

Бәйле