ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров дөреслек даулап акча җыя, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар [видео]

Элегрәк Инстаграмга керкән видеосында ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров сыйфатсыз солярка алып алданганлыгы хакында сөйләде. Бу хәл Теләче районының “Татнефть” ягулык салу станциясендә булган. Зөлфәт литры 36 сумнан 80 литр кышкы сыйфатлы солярка ала, ләкин «кышкы» дип аталган соляркасы катып, аңа авырлыклар китерә. //Tatar Today//

12 декабрьдә урнашырган яңа видеоларында Зөлфәт Зиннуровның солярка белән бәйле вакыйгаларның шуның белән генә тәмамланмавын күрә алабыз. Икенче көнгә үк, «Татнефть» хезмәткәрләре Зөлфәткә шалтыратып: «Әйдәгез, Теләченең «Татнефть» ягулык салу станциясенә барып, солярканы сынауга алып, тикшереп карыйбыз», дигәннәр. Зөлфәт солярканы инде яхшыга алмаштырып куюларыннан шикләнсә дә, хезмәткәрләрнең сүзенә ышанып, кайтып карарга була.

Дөрестән дә, солярканы шешәләргә тутырып карыйлар, ә ул катмый. Кышкы солярка нинди булырга тиеш, шундый. Зөлфәт, әлбәттә, моның белән генә тынычланмый. Ул шешәдәге «яңа» солярканы экспертиза ясарга дип, алып китмәкче була.

Хикмәт шунда ки, элгәреге һәм «яңа» солярканы тикшерер өчен, 6 меңгә якын акча кирәк икән. Зөлфәт аптырамый, Инстаграмдагы чираттагы видеосында: «Әгәр дә бу эшнең җиренә җиткерелүен теләсәгез, нәтиҗәсен күрәсегез килсә, минем картага матди ярдәм күрсәтсәгез, әйбәт булыр иде», дип яза. Видео астында Сбербанк картасы номерын да куя.

Бәйле