Галустян әллә Чечня башлыгыннан курыкканмы, Рамзан Кадыйровка ошарга тырыша [видео]

Күптән түгел, Мәскәүдә легендар “Шаяннар һәм шуклар” (КВН) программасының 55 еллык юбилей кичәсе булды. Бәйрәмгә котларга дип, шоумен, актёр, оста пародист Михаил Галустян да килгән иде. Ул Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровка пародия ясады. //Tatar Today//

Рамзан Кадыйров пародияны шаян нотада кабул итсә дә, Галустян икенчерәк тәэсирдә калган бугай. Хәзер ул Кадыйровка яңа пародияларны бары тик аның белән репетиция ясап, ризалыгын алып кына куя. Ютюбтагы видеода Михаил Галустянның Рамзанга яңа пародиясен күрсәтүе һәм Чечня республикасы башлыгының аны төзәтүен күреп була. Ник дигәндә, пародияның ошамавы да ихтимал бит, аннан тагын гафу сорарга туры килсә…

 

Бәйле