«Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әле пычак чыгара…» [булган хәл]

Бөтен тирә-якны тетрәндергән җан өшеткеч вакыйга да кайчан да бер онытылыр. Тик менә бу хәлләрнең корбаны булган 14 яшьлек кыз бала өчен генә ул гомерлек фаҗига булып калыр. //Сөембикә//

Узган елның кара көзендә аларның кызлары, дәү әнисенә киткән җиреннән, юкка чыга. Башта баланы телефоннан эзлиләр. Әтисе­нең шалтыратмаган танышы калмый. Инде нишләр­гә? Төн уртасы җитеп килә, ә бала юк та юк. Кая булыр, кемгә керер? Бер дә алай итми торган иде үзе. Гел әйтеп йөри торган, тыңлаучан бала. Мондый яңгырлы, шыксыз төндә кайда, нишләп йөрер икән ул?

Их-х, белсәләр икән шул чагында кызларының кайдалыгын? Хәер, беләләр соңыннан. Тик эш инде узган була. Күптән узган була. Авылдашлары соңыннан: «Ниндидер машинадан төртеп төшереп калдырдылар», – дип сөйли. Йөзе-чырае китеп, тәмам бетеренеп кайтып кергән баланы кочып алган әнисе бер генә сорау бирә: «Син исәнме?» Бала аны ярты сүзеннән аңлый: «Юк, – ди ул, – мин исән түгел, мине үтерделәр…» Ана шунда гына ни булганын, гаиләгә гомерлек ачы хәсрәт, олы кайгы килүен аңлап ала.
– Кырык көн, кырык төн еладык, – ди ул каһәрле төндә булган вакыйгаларны күңеленнән тергезә башлап. – Сораштыра башлыйбыз, үксеп елый башлый, туктата алмыйбыз. Мондый хәлнең инде беренче генә булмавын ишеткәч, дөньядан китәселәр килде. Ничек сизмәдек, ничек белмәдек, дип әле хәзер дә үземне битәрләүдән туктамыйм.
– Ничек сизмәдең соң? – дим, соравын кабатлап.

Ул югалып-каушап китә. Күрәсең, аңа инде моның ише сорауларны күп биргәннәр.
– Судта да шулай диделәр, – ди ул, үзен гаепле тоюын яшермичә. – Әмма мин, чыннан да, берни сизмәдем. Ул вакытында кайта, гел миңа булыша, әле пәрәмәч пешерә, әле өй җыештыра. Кәефе дә начар күренми. Күрсәтмәде бит бер дә, йөзенә дә чыгармады. Шуңа башыма да китереп карамадым. Соңгысында, озак кайтмый торгач кына, дөнья куптарып эзли башлагач кына ачылды чынбарлык.

Кыз – укуда. «Аның өйдә булмавы хәерлерәк тә әле, – ди әнисе көрсенеп. – Суд белән дә тилмертеп бетерделәр баланы. Чакыралар да, шул пычракны кат-кат чыгарып селкергә, сөйләргә мәҗбүр итәләр. Узган сөйләгәннәрдән бер сүзне төшереп калдырса, яңадан сөйләтәләр. Аннары: «Ятлап килгән ич бу, һаман бер сүзне кабатлый», – дип теңкәгә тияләр.

– Бөтен бәхетсезлекнең башы – шул егеттә, – ди ханым, җөмләне урта бер җирдән башлап. – Кызымның бер әйткәне дә бар: «Ар­тым­нан йөри, яратам, дип әйтә…» Шул чагында кисәттем дә әле: «Иртә сиңа егетләр белән йөрергә, җилкәңә кулын да салдырма, ярамый», – дидем. Ул шундук минем белән ризалашты. Кая инде, 14 яшьтә… бала гына ич әле. Кызыбыз гел яныбызда булды, сорамыйча әллә кая чыгып-китеп йөрмәде. Ул – безнең күз алдында. Әнә… йә күршеләрнең капка төбендә, эскәмиядә кызлар белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыра, йә әниләргә кич утырырга бара. Теле­фон, ул-бу була калса, кесәсендә… Әйтәм ич, тикшереп торыгыз дигән булалар, аннан гына тормый икән ул. Күрәчәгең булмасын…

Ә кызның күрәчәген үзенә дә әле 16 яшь кенә тулган егет кисәге инде күптән хәл итеп куйган була. Судта алты очрак – алты эпизод карала. «Әтиеңне үтерәбез, өегезне яндырабыз», – дип, кызны әледән-әле, мәктәптән кайткандамы, урам буйлап баргандамы, машинага өстерәп кертәләр дә, каядыр алып китәләр. Беренчесендә егет үзе генә була. Соңгысында аңа ике дусты да килеп кушыла.

2015 елның октябрь урталары… Кызның мәктәптән кайтканын сагалап тора да, күрше авылга гына барып кайтабыз дип, егет аны машинага төртеп кертә. Барып җиткәч, танышларына алып керә, арттан аның ике дусты иярә. Өйгә кергәч тә кызга чишенергә боера. «Мин сезне әтигә әйтәм», – ди бала, соңгы өметенә ябышкандай елый башлап. Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әйтә: «Әйдә, үтерәбез, әтигә әйтәм ди бит», – ди. Каяндыр пычак тартып чыгара. Шул чагында арадан берсе туктатып калмаса, ул имансыз көчләү генә түгел, ә бәлки кеше үтерүгә дә барып җитәр иде. Куркыныч яшьләр үсә. Кайчак шул хакта уйлана башлыйсың да, ис-акыл китә. Бер караганда, 16 яшь – бала дисәң, бала түгел, олы кеше дисәң, олы кеше түгел, шундый вакыт… юләр чак. Психологлар әйтүенчә, мондый чорда балага гел күз-колак булырга, ата-ана аннан кул сузымында торырга тиеш! Чөнки үсеш-күчеш чоры балага бик авырдан бирелә. Аның киләчәге – кайсы юлга борылыш ясавы хәл ителә торган чор. Кызганыч, бу хакта күпләр оныта. Нәтиҗәдә, менә шундый хәлләр.

Бәлкем, район җирлекләрендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары кеше арасында күбрәк йөрерләр, балалар белән аралашырлар.

– Чишендергәч, тәрәзәдән ташланмакчы булган, тотып калганнар, – дип сөйли күз яшьләренә буылабуыла әни кеше. – Күпме стресс, кичереш бер балага.  Ә суд һаман дәвам итә.

Шулай… Бер генә түгел, берничә мәртәбә кабатланган бу вәхшилекне оныту җиңел булмас аңа. Кыз баланың әле башланып кына килгән тормышы алга таба ничек булыр, язмышы ничек язылыр? Күп нәрсә хәзер әти-әнидән, якын туганнарыннан, әлеге дә баягы авылдашларыннан да тора. Мөселман гаиләләрендә гомер-гомергә кыз баланы: «Намусыңны сакла!» – дип үстерәләр. Әгәр дә Чечня, Дагстан якларында шушындый хәл килеп чыкса, кызны яклауга бөтен дөнья, бөтен туган-тумача күтәрелер иде. Бер генә мисал: мөселман егетенең яраткан кызына радио аша җыр тапшыруын тыңлаганнан соң, кызның әтисе кызын үтерүе турында ишеткәч, хәйраннар калган идем. Ни өчен үтерә? Радиодан кызның исемен дөньяга хәбәр итеп, аның намусына тап төшергәннәр. Бусы, әлбәттә, кыргыйлык. Әмма сүз кыз баланың намусы хакында бара. Һәркайсыбыз тирәнтен уйланырга, мондый тетрәндергеч хәлләргә битараф калмаска, бернәрсә булмаган кыяфәт чыгарып йөрмәскә тиеш, дип әйтүем.

Бәйле