200 меңлек билет алучылар: «Бу – «Татар җыры» түгел, тамашачыны мыскыл итү» [видео]

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры»ның беренче бүлегеннән соң чыгып китте. Тамашачылар арасында «Бу – кешеләрне мыскыллау» дип концертны ташлап чыгып китүчеләр булды. «Барс медиа» ширкәте мөдире Камил Гәрәев Азатлыкка Татарстан президенты нинди фикердә булуын, Салаватның ни өчен концертта катнашмавын аңлатты. //Azatliq.org//

«Татар җыры» гадәттә гел соңлап башлана, ә бу юлы оештыручылар төгәл булырга тырышты. Нәкъ сәгать кичке 5тә «Пирамида» сәхнәсенең пәрдәләре ачылды. Сәбәбен чамалап була. Концертка 15 минут кала Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның урынына барып утыруы булды, тамаша да башланды. Чәшке туннарын, яңа ялтыравык күлмәкләрен фойеда булса да күрсәтергә күнеккән ханым-туташларга генә бу сәер булып тоелды. “Концерт башландымыни?” дип аптырап калучылар шактый иде. Пәрдәләр ачылды, бер җыр башкарылды, икенчесе, алып баручылар сөйли, ә тамашачылар залы гөр килә. Зал кырмыска оясын хәтерләтте: кешеләр бер-берсенә этә-төртелә үз урынын эзли, араларында кулларындангы билетларны болгап “Бу – безнең урын” дип ялгыш утыручыларны торгыза, “Утырыгыз инде, берни күренми”, дип орыша. Бу ыгы-зыгы 5-6 җыр тәмамланганчы барды.

Сүз уңаеннан, балконда югары дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев юк иде. Чакырылганнар арасында Казан мэры Илсур Метшин булган, әмма ул, күрәсең, “Татар җыры” белән вакланып тормаган, Андрей Макаревичлар бит юк. Рөстәм Миңнеханов янында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева бар иде. Ул президент артында утырды һәм колагына даими нидер сөйләп торды, аңлатты. Тамашачылар арасында элеккеге Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов күренде, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, ЮХИДИның элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татарстан яшьләр һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бар иде.

Беренче бүлекне Айдар Галимов ачты, аннары бер-берсен алмаштырып яшь, моңа кадәр ишетелмәгән җырчылар җырлады. Мәсәлән, Башкортстаннан килүче Руслан Зөлкәрнәев Уфада азмы-күпме таныш булса да, Казан тамашачысы аны белми. Yammy musicтан үсеп чыккан Гөлназ Батталованың чыгышы да сыеграк кабул ителде. Рамил Галимҗанов, Лилия Хәйруллина кебек җырчыларны да тамашачылар беренче күрүебез дип аптырап карап утырды.

Алып баручылар Айваз Садыйров һәм Гөлназ Сәфәрова

Концертның беренче өлеше авыррак барды. Алып баручылар Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова Дональд Трамп белән Хиллари Клинтон, ФСБ белән Эдвард Сноуден, АКШ белән Европа илләре тарафыннан Русиягә кертелгән чикләүләр, Русиядә нинди фиркаләр булырга мөмкин дигән мәзәкләр сөйләде сөйләвен, әмма зал тарафыннан алар кабул ителмәде.

Беренче бүлекне Фирдүс Тямаев кына коткарды. Аңа хәтта ике җыр башкарырга рөхсәт ителде. Беренчесен ул Григорий Лепс стилендәге җыр белән чыгыш ясаса, икенчесен мишәрләргә басым ясап, тамашачыларны кыздырды. Фирдүс Тямаевка “Шушы да булдымы җырчы?” дигән караш яшәсә дә, бүген ул – халык арасында иң популяр җырчы. Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да халык белән бер фикердә икәне ачыкланды. Кулларын өскә күтәреп җырлап-биеп утыручы бердәнбер кеше ул булды һәм ул моңардан читенсенмәде. Фазлыева Тямаевның чын фанаты дигән фикер калдырды. Җыр вакытында берничә тапкыр Рөстәм Миңнехановка үрелеп нидер әйтеп тә алырга өлгерде. Читтән караганда ул президентка Тямаев турында “Шәп җырчы, әйеме?” дигән сүзләр әйткән кебек тоелды.

Фирдүс Тямаев Татарстан президент аппаратында фанатлары барлыгын белми дә. “Кит аннан, чынмы? Кем соң ул? Мин анда карап җырламадым. Курыктым, тиз җырлыйм да сәхнәдән ычкынам”, дип сөйләде Азатлыкка җырчы. “Рөстәм Миңнеханов канаты астында узган “Үзгәреш җиле”ндә катнашырга чакырсалар, барасыңмы?” дигән сорауга аның исе китмәде. “Шабашкага әйләндерсәләр, бармыйм. “Татар җыры” да җиткән. Авылларга йөрим, үз тамашачым бар. Миңа монда да ошый. Мин авыл кешеләрен яратам, авылларда тамашалар күбрәк булсын иде. Мишәрләрне яратып бетермиләр, миңа мишәрчә җырлый дип бәйләнәләр, әмма миңа акцентымны бетерер өчен яңадан туарга кирәк”, диде ул җырлап чыкканнан соң.

Тәнәфес вакытында тамашачылар ике яктан буфетны сырып алды. Ачыгулары җиткән булган, ахрысы. Татар тамашачысының гадәте буенча биредә үзләре белән кыстырып килгән өчпочмаклар, спиртлы эчемлекләр белән бер-берсен сыйлау күренешен күзәтеп була. Үткән-сүткән җырчыны тотып алып, аның белән бокалларны чәкештерү, фотога төшү дә – кичнең зур уңышы булып санала.

Пирамида фойесындагы тамашачы

Икенче бүлек Рөстәм Миңнехановсыз дәвам итте, әмма моны сизүче булмады. Әллә халык кызмача булганга күрә, әллә азмы-күпме таныш җырчылар сәхнәгә чыга башлаганга күрә тамаша бераз булса да җанланды. Икенче бүлек, чыннан да, саллырак булып күренде. Вазгыятьне Филүс Каһиров, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова коткарды. Концертны да “Бу номинациядә кем җиңәчәк?” дип Оскар премиясе тантанасындагыча тамашачыны ялыктырмадылар. Бер чыккан арада ике җырчыга да “Алтын барс” сыны бирелде.

Кичәнең төп интригасы – концертны кем тәмамлый? Бу вазифа гадәттә башлыча Салаватка тапшырыла иде, кайсыбер елларда Зөлфәт Хәкимгә бирелде. Быел тамашада Салават катнашмады. Бу көннәрдә ул Мәскәүдә концертлар куя. “Татар җыры”нда иң соңгылардан булып сәхнәгә Гүзәл Уразова чыкты. Аннан соң – Радик Юльякшин. Менә ул тамашаны тәмамлады да. Залда утыручыларның һәр өченче кеше аны смартфонына төшерде. Әйтерсең лә барысының да YuoTube каналы бар! Мин Радикның концертында булдым дип видеоны мактанып күрсәтер өчен менә дигән форсат. Сүз уңаеннан, концертта бердәнбер фонограммага җырлаучы да ул иде. Башкалар авырга туры килсә дә, фонограмманы кулланмады. Сәхнә артында моңа ризасызлык белдерүчеләр дә шактый булып чыкты. Барысына да тере тавышка җырлау таләбе куелды, ә Юльякшинга бу кагылмады, дип зарларын белдерделәр.

Радик Юльякшин һәм Гүзәл Уразова

Радик Юльякшин Салават урынына концертны тәмамлауны гадәти күренеш дип атады. “Салават абый белән таныш түгелбез, ул – минем өчен үрнәк. Аның белән берәр күрешәсем килә. Әмма ул минем өчен, яшьләр өчен сөенергә тиеш, без дә үсеп җиттек”, диде ул үзен лаеклы җырчы булуын яшермичә.

Радик Юльякшин үзен зур тамашаларны тәмамларга лаеклы дип санаса да, тамашачылар арасында моның белән килешмәүчеләр бар иде. Гардеробта киемнәрен алу этеш-төртешендә ЮХИДИның элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов Азатлыкка Салаватның концертта булмавы аптырашта калдырды, диде. “Филүс Каһиров белән Зәйнәп Фәрхетдинова җырлады, аларның чыгышларын яратып карадым. Концерт кыска булды, шул ошады”, дип әйтте Рифкать әфәнде. Әмма аның фикерләрен бүлдереп: “Минннән сорагыз, ярып әйтәм барысын да”, дип Самарадан “Татар җыры”н ел саен карарга килгән Камил Бикташев сүз катты. «Бу – «Татар җыры» түгел, ә тамашачыны мыскыл итү! Ел саен туганнар, дуслар җыелышып киләбез, ике дистә кешегә – 200 мең сум. Әле юл чыгымнары бар, кунакханәләре. Шаккатып карап утырдым, чак түздем, гарьләндем. “Татар җыры” өчен йөрәк әрнеде. Бу – унҗиде ел дәвамында иң начар тамаша”, дип белдерде ул.

Татарстан яшьләр һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үзе сатып алган билетны башка кешегә бүләк иткән, үзенә чакыру билетын биргәннәр. Ул башка еллардагы тамашалар белән чагыштырганда быелгысы сыеграк иде диде Азатлыкка. “Яшьләр күп, без аларны белмибез дә. Гадәттә тамаша Салават җыры белән тәмамлана иде, бу юлы булмагач, әллә ничек…” дип аңлатырга тырышты хис-тойгыларын. Яңа ел Кыш бабайсыз булмаган кебек “Татар җыры” да Салаватсыз була алмый, дип әйтте фикерен бер тамашачы. Гардеробта кием саклаучы ханымнар концертның беренче бүлегеннән соң китүчеләр шактый булды дип әйтте.

“Барс медиа” ширкәте мөдире Камил Гәрәев концерттан үзе канәгать калган, һәркемнең үз фикере диде ул. Камил әфәнде Азатлыкка ни өчен Рөстәм Миңнеханов беренче бүлектән үк чыгып китүен аңлатты. “Башта ук президентның беренче бүлектә генә булуы планлаштырылган иде. Ул кызыксынып карады, аңа ошады. Яңа җырлар кирәк дигән фикерен әйтте, канәгать булып китте. Без соңыннан татар эстрадасын уңай якка үзгәртү, камилләштерү турында сөйләшәчәкбез дип килештек. Аерым очрашып үзебезнең програмны тәкъдим итәчәкбез.

Салаватның “Татар җыры”нда катнашмавы бернинди дә үпкәләргә бәйле түгел. Радик Юльякшинның чыгышы кемгәдер ошады, кемгәдер юк, һәрбер кешенең үз фикере, үз карашы. Без фонограммага каршы, әмма барысы да тере тавышка җырларга тиеш дигән катгый таләп куелмады. Тамашачы хозурына кемнең ничек чыгып җырлавы – җырчының намусында. Үзем концерттан канәгатьмен”, диде Камил әфәнде.

Бәйле