Хурлык: бушлай Coca-Сola’ өчен уфалылар балаларны, бер-берсен таптый [видео]

Уфалылар бушлай Coca-Cola банкасын алыр өчен этешеп-төртешеп бетәләр, бер-берсен таптыйлар. //Tatar Today//

 

Coca-Cola рекламасын барыгыз да күргәнегез бардыр инде. Аның җыры һәм кызыллы-аклы Coca-Cola машинасы үзенә бер Яңа ел символы, бәйрәм рухын булдыручы.

Быел шундый машина Русиянең кайбер зур шәһәрләреннән үтеп, кешеләргә бушлай Coca-Cola эчемлекләре тарата. Сүз уңаеннан, машинаның берничә көн элек Казанда да булганын әйтергә кирәк.

Өч йөк машинасыннан торган төркемне уфалылар көтеп алганнар: халык төркеме белән җыелган, бала-чага да күп. Җирле полиция булуына карамастан, йөк автомобиле артыннан чапкан бала-чагалар этешеп-төртешеп диярлек бушлай эчемлек артыннан йөгерә.

Coca-Cola машинасы тиешле урынына да барып җитми. Туктау белән Санта-Клаус киемен кигән берничә кеше бәйгеләр үткәреп, кешеләргә Coca-Cola тарата башлый. Кешеләрнең шулай этешеп-төртешеп, бер-берсен таптап диярлек эчемлек артыннан йөгерүләре бу акцияне оештыручыларны шок халәтендә калдыра.

 

Бәйле