Кайгы берүзе йөрми диләр… Очкычта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе үлә

Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде. //Интертат.ру//

рБу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та…  Ә менә бу авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән 96 гаиләне кайгы уты озак көйдерәчәк әле.

Кайгы үзе генә йөрми диләр. Александров ансамбле солисты Владимир Халимон гаиләсенең хәле икеләтә авыр: ике көн эчендә ике (!) улыңны  югалтып кара син!  Ту-154 һәлакәтеннән соң икенче көнендә Халимоннар гаиләсен тагын бер куркыныч хәбәр шакый: Владимирның кечкенә энесе Павел вафат була.

32 яшьлек Владимир Халимон Рахманинов исемендәге Ростов консерваториясен тәмамлый. Яшәргә дә өлгермәгән ирнең Евгения исемле хатыны – тол, Анфиса исемле кызы ятим кала.

Халимоннар гаиләсе гади гаилә түгел. Дөресрәге, бу – гаилә җылысын саклаучы балалар йорты. Әти белән әни 11 бала тәрбияли. Аларның тугызы тәрбиягә алынган. Һәлакәткә очраган Владимир – Халимоннарның үз баласы. Балалар тәрбияләү күбрәк әти кешенең – Леонид Халимон җилкәсенә төшә. Чөнки әниләре кайбер балалар мәктәпне тәмамлаганчы ук гүр иясе була. Леонид әфәнде әле дә Ростов-Дон шәһәрендә яши, ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.

Элек гаилә Свердловск өлкәсендә яши. Әмма болгавыр 90 нчы елларда Ростов-Дон шәһәренә күченәләр. Туганнары әйтүенчә, кечкенә Вова балачактан музыкага карата мәхәббәт белән янган. Беренче сыйныфта ул баянда уйнарга өйрәнә. Бер  генә гаилә бәйрәме дә аның баянда уйнап җырлавыннан башка узмый. Бигрәк тә ул Ирина Аллегрова иҗатына мөкиббән китә. Әмма ул вакытта бик озак еллардан соң Вова Мәскәүгә китәр, атаклы дәүләт ансамбленең солисты булыр дигән уйлар берүнең дә башына килмәгәндер.

Бүген Халимоннар гаиләсе әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши һәм күрешүләр дә бик сирәк эләгә. Владимирның да буш вакыты булмаган диярлек. Әгәр үзләре яшәгән шәһәргә Александров хоры килсә, туганнар бербөтен булып Владимирның чыгышын карарга ашыккан.

Яңа елга аяк басарга биш көн калгач ишелеп төшкән кайгыдан  Халимоннар гаиләсе тәмам бетерешкән.

Авиаһәлакәттә улын югалту турындагы хәбәр Леонид әфәндегә исә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Хәер, моны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Әмма Леонид әфәндене язмышның тагын бер сынавы сагалап торган була әле. Дүшәмбе көнне Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек  Павел да күзләрен мәңгелеккә йома. Юк, һәлакәт түгел. Ул биш елга якын лейкоз авыруыннан интегә. Соңгы вакытларда исә аңында да булмый. Авиаһәлакәттә абыйсы һәлак булуын ишетми дә кала мескен. Җаннары күктә очрашканнардыр инде…

Бу хәбәрне  Леонид әфәндегә ничек әйтергә белми азапланалар.

– Әти Мәскәүгә Вованың мәетен тану эшләрендә катнашырга китте. Павликны аннан башка гына җирләячәкбез, – ди егетләрнең Владимир исемле абыйлары. – Әтигә Павелның үлемен әйтмәдек. Кайчан әйтербез, белмим. Икесе дә бер-бер артлы бит. Әтинең яше дә олы, кан басымыннан да интегә. Бу хәбәрне ишетсә, аны саклап кала алмаячакбыз. Чөнки ул безнең һәрберебезне үз баласыдай ярата.

Владимир ишелеп төшкән әлеге кайгыдан ничек айнырга, алга таба ничек яшәргә кирәклеген әлегә белми.

– Балалар йортыннан әлеге гаиләгә эләккәч, безнең тормыш гел шатлыктан барды. Әниебезнең арабыздан иртә китүе генә йөрәккә тирән эз салды. Һәрберебез үз юлыбызны сайлап, яши генә башлаган идек.  Нишләтәсең, безнең язмышыбыз шундыйдыр инде, – дип кенә пышылдый ул.

Бәйле