Казанда кышкы ялларда гаилә белән кайда барырга? [афиша]

Без сезгә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. Әлеге тамашаларга керү өчен өч кешелек гаиләдән 1 мең сумнан азрак акча чыгачак. //Шәһри Казан//

Музыкаль чаралар

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында өлкәннәр өчен дә, балаларга да яңа ел тамашалары күрсәтелә. Мәсәлән, республиканың дәүләт хоры катнашындагы “Карнавальная ночь”, «Рождественские сны Оле-Лукойе» яңа ел музыкаль фантазиясе, өлкәннәр өчен ком анимациясе “Маленький принц”.

Бәясе: 300 сумнан

«Шүрәле турында яңа әкият» яңа ел тамашасы

Тылсым, дуслык һәм мәхәббәт турында әкияти тамаша: опера һәм балет, драма  театры артистлары катнашында әкият-балет.

Кайчан: 24 декабрьдән – 9 гыйнварга кадәр 11.00 һәм 14.00

Кайда: “Манеж” күргәзмәләр залы, Казан Кремле

Бәясе: балалар билеты – 350 сум, зурлар өчен 150 сум.

Фестивальләр

Global Foto Zone

Бик күп санлы фотозоналары булган Санкт-Петербургтан килгән гаилә фестивалендә бөтен кеше дә җанына ни тели, шуны табачак. Үзенчәлекле декорацияләр, заманча технологияләр һәм уйлап табулар. Шулай ук программада спектакльләр, кинокастинг, батут һәм кәгазь шоуы, ярминкә, бүләкләр, Кыш бабай һәм Кар кызы, мастер-класслар: мультфильм анимацияләре, җырлый торган касәләр, фотосурәткә төшерү, декоратор сәнгате, шәүлә театры, курчаклар ясау һәм башкалар.

Кайчан: 5-6 гыйнварда 11.00-19.00

Кайда: “Республика” сәүдә үзәге (Петербургская, 9)

Бәясе: ике олы кеше һәм ике бала – 1000 сум.

Hi, Future

Фестивальдә уннан артык интерактив зонада 40ка якын алдынгы экспонатлар тәкъдим ителә: виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, 3D Print зонасы, тест-драйвлар, электромобиль, «Умный дом» системасы, роботлар зонасы, суда йөгерү, интерактив зоналар, Кыш бабай белән фотозона һәм башкалар.

Кайчан: 30 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр сәгать 10.00 – 22.00

Кайда: “Южный” сәүдә үзәге

Бәясе: 390 сумнан башлана, ә дүрт яшькә кадәрге балаларга керү бушлай

 “Яңа ел һәм хайваннар циркы”

Мәскәү циркы гастрольләре яңа ел программасын тәкъдим итә: Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә күңелле клоуннар, маймыллар, этләр, сыерлар, кәҗәләр һәм сарыклар чыгыш ясаячак.

Кайчан: 8 гыйнварга кадәр.

Кайда: Казан циркы

Бәясе: 300 сумнан. 5 яше тулмаган балаларга керү бушлай.

Саф һавада

Күзәтү тәгәрмәче

Кышкы Казанны 65 метр биеклектән күзәтәсегез килсә, ялларда күзәтү тәгәрмәченә килегез. Тәгәрмәч 18 минут эчендә әйләнеп чыга, ә эчендә җылытылган 36 кабина эшли.

Кайчан: һәр көн 10.00-00.00 сәгатьтә

Бәясе: 5-12 яшьлек балалар – 200 сум, зурлар – 300 сум

“Верхом” ат клубы

Монда ат өстендә йөрергә, инструктор белән шөгыльләнергә, урман һавасын суларга, чанада шуарга мөмкин. 3 яшьтән өлкәнрәк булган балалар да ат өстендә йөрергә һәм фотога төшәргә мөмкиннәр.

Кайчан: көн саен 9.00- 15.00

Кайда: “Динамо” спорт базасы, Тынычлык бистәсе

Бәясе: 200 сумнан  

Мастер-класслар

“Яңа ел фәне”

Кызыклы һәм фәнни тәҗрибәләр белән кызыксынучылар лабораторияга бара ала. Бәйрәм мастер-классларында бик кызыклы программа әзерләнгән.

Кайчан: 21 декабрьдән 18.00дә

Кайда: “Лабораториум” паркы, “Сити-Центр” сәүдә үзәге, 3 нче кат

Бәясе: балаларга – 250 сум, өлкәннәргә – 100 сум

“Тылсым фабрикасы”

Зурларны һәм балаларны мавыктыргыч мастер-класслар көтә. Аларда үзеңә һәм якыннарга бүләкләр дә ясап булачак.

Кайчан: 20 декабрьдән, вакытын алдан белешергә кирәк булачак

Кайда: «TeamLoft», Портовая 25а

Бәясе: 350 сум. Алты яшькә кадәр бушлай. Гаилә белән килүчеләргә ташламалар каралган

«Новогодний ангел» һәм «Витражная роспись»

6 гыйнварда сәгать 16.00дә — “Новогодний ангел”, ә 5 һәм 7 гыйнварда “Витражная роспись” мастер-класслары узачак. Бизәк герое – киләсе ел символы Кызыл утлы Әтәч булачак.

Кайда: «Эрмитаж-Казань» үзәге, Казан Кремле

Бәясе: 250 сум, 567-80-34 телефонына шалтыратып язылырга кирәк

Күргәзмәләр

«Новогодние истории нереальных героев. Кукольные сезоны»

Республикадагы Кино елы күргәзмә белән тәмамлана. Аныд геройлары безгә мультфильмнар, әкиятләр, мифлар һәм легендалар аша яхшы таныш. Курчак-балалар яңа ел кәефе тудырачак.

Кайчан: 21 декабрьдән 16.00дән, сишәмбе-чәршәмбе, шимбә-якшәмбе – 10.00-17.30, җомга – 11.00-20.30

Кайда: “Эрмитаж-Казан” үзәге

Бәясе: зурларга – 150 сум, балаларга – 80 сум

Татарстанның дәүләт тарихи музее, Казан Кремле

«Шаг в сказку с феей Анастасией и Елочкой» яңа ел бәйрәме

Бәйгеләр, викторинлар, яңа ел җырлары һәм бүләкләр, “Госпожа Метелица” әкияти буенча спектакль

Кайчан: 6 гыйнварга кадәр

Бәясе: өлкәннәр – 150 сум, балалар – 450 сум. Язылу – 567-80-85 телефоны аша.       «Новогодний зоопарк своими руками» мастер-классы

Биредә сез үз кулларыгыз белән Көнчыгыш календарендә тәкъдим ителгән төрле хайваннарны ясый алачаксыз.

Кайчан: 9 гыйнварга кадәр

Бәясе: 150 сум

Пушкалар сарае музее, Казан Кремле

«Новый год с Дымковской свистулькой»

Чара программасында — «Ярких красок хоровод. Расписная дымковская игрушка» күргәзмәсендә биремнәр һәм сораулар белән интерактив квест.

Кайчан: 3-6 гыйнварда сәгать 12.00 дә һәм 14.00дә

Бәясе: балалар – 200 сум, өлкәннәр – 150 сум.

Совет чорының яңа ел мультфильмнарын күрсәтү

Пушкалар сарае музеендагы экспонатларны күзәткәннән соң, кунаклар яраткан мульфильмнарын да карый алачак.

Кайчан: 20 декабрь – 15 гыйнвар, сишәмбе-чәршәмбе, шимбә-якшәмбе – 10.00-18.00, җомга – 11.00-20.00

Бәясе: зурлар – 150 сум, балалар – 80 сум

Ислам мәдәнияты музее, Казан Кремле

“Петушок” открытка-уенчык мастер-классы

Бу мастер-класста балалар да катнаша ала.

Кайчан: 6 гыйнвар 10.00да.

Бәясе: 100 сум

Бәйле