Алексеевскта юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике хатын-кыз һәм бала өшеп зыян күрә язган

1нче гыйнварда Алексеевск районында юл һәлакәтенә эләккән машинада ике хатын-кыз һәм кечкенә бала өшеп кала язган. Ләкин коткаручылар вакытында аларга ярдәм күрсәтә алганнар.

//Татар-информ//

Вазгыять Казан-Оренбург юлында, Алексеевсктан 5 киллометр ераклыкта булган. Анда «Рено» «Киа» һәм «Лада» машиналары бәрелешкән.

Һәлакәттән соң, «Рено» машинасы йөрер дәрәҗәдә булмаган. Шуңа күрә, анда булган хатын-кыз ике яшьлек баласы белән өши башлаганнар.

Коткаручылар 31-яшьлек хатын-кызны, аның 2 яшьлек малаен, шулай ук «Киа» машинасын йөртүче 28 яшьлек йөкле хатынны эш машинасына утыртып, артык суынудан саклап калганнар. Соңыннан, зыян күрүчеләрне аларның туганнары килеп алган.

Бәйле