«Салават күпере»нә Миңнеханов килсә дә, фатир алырга тиешлеләрне аңа җибәрмиләр

10 нчы гыйнвар Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Inkazan.ru//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Миңнеханов «Салават күпере»ндә булган, әмма шуннан социаль ипотекага фатир алучыларның президент белән очрашу теләген үтәмәгәннәр.

Фатирга һаман керә алмаучыларның сүзе буенча, президент киләсен хәтта әйтүче дә булмаган. «Без Миңнеханов киләсен 9ы кичен аңлап алдык. Кинәт кенә техника килеп юлларны чистарта башлады, зур-зур төркем кеше борчылып диярлек, бер почмактан икенче почмакка йөрделәр», ди торак комплексыннан фатир алучы.

Фатир алучыларны президент аппаратының зур автобусына утыртканнар. Аларның меңләгән сорауларына һәм канәгатьсезлекләренә президент каршындагы дәүләт торак фонды вәкилләре берәм-берәм автобуска кереп җавап биргәннәр. Бу вакытта Миңнеханов һәм «Салават күпере»нә килүче рәсми затлар торак комплексы буйлап йөрүен дәвам иткән.

Бәйле