Elvin Grey кабат Кукмара прокуроры янына килә, Тямаевның да аңа сүзе бар

12 гыйнвар Русиядә прокуратура хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Прокуратура вәкилләреннән кала, җырчы Elvin Grey белән Фирдүс Тямаев өчен дә якын икән бу көн. //Tatar Today//

Ник дигәндә, ул махсус Кукмара районы прокурорын — Ришат Шакировны котларга дип, Кукмарага ук барган.

Радик Юльякшинны, гомумән, соңгы арада нигәдер шул районга тарта. Исегездәдер әле, күптән түгел, Elvin Grey белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан хәл бөтен интернетны шаулаткан иде.

Инде менә бу юлы бәйрәм форсаттыннан булса да, җырчының җаны һаман шул төбәккә алып барган. Прокурорны ул шәхсән кул биреп профессиональ бәйрәме белән котлый.

Радик кына түгел, җырчы Фирдүс Тямаев та Ришат Наилевичны хокук сагында торучылар көне белән тәбрикли. Ләкин Кукмарага барып түгел, видео гына матур сүзләр җиткерә.

Бәйле