«Әкият»тә аншлаг: билетлар алдан сатылып бетә, кеше кулдан алырга мәҗбүр [афиша]

Казанның «Әкият» курчак театрында тамашалар зур аншлаг белән бара, билетлар берничә атна алдан сатылып бетә. 15 гыйнварда яңа тамаша – «Бүре җиләге» спектаклен карарга автор Ркаил Зәйдулла да килде. Спектакльнең премьерасы узган елның 16 декабрендә булган иде. //Azatliq.org, Tatar Today//

Спектакльләргә барырга теләгән кешеләр «Әкият» курчак театрының ВКонтакте төркеменә язып, билет алып та бара алмаган, яисә төрле сәбәпләре килеп чыкканнардан билетларны сатып алырга мәҗбүр.

 

Шулай ук, гыйнвар аенда буласы спектакльләрнең афишасын да куябыз. Бу тамашаларга балаларыгыз белән барып, күңел ачарга була.

  • 26 гыйнвар сәгать 12:00 һәм 14:00 «Волшебник Изумрудного города»
  • 27 гыйнвар сәгать 11:00 һәм 13:00 «Буратино» спектакле, ә 18:30 «Сын женится, а мы разводимся» булачак.
  • 28 гыйнвар сәгать 10:00 «Не хочу и не буду», сәгать 11:00 һәм 13:00 «Подарки Деда Мороза» спектакльләре узачак.
  • 29 гыйнвар сәгать 10:00 «Идет коза рогатая», сәгать 11:00 һәм 13:00 «Приключения Чебурашки».
  • 30 гыйнвар сәгать 18:30 «Прости меня, мама!» тамашасын күрсәтәчәкәләр.
  • 31 гыйнвар сәгать 14:00 «Илдус и Windows» була.

Бәйле