Инстаграм йолдызы булам дип, яшь әни 3 атналык баласын бозлы су белән коендыра [фото]

19 гыйнварда Казанда праваслав христианнар хач ману гыйбадәтен башкарды. Әлеге йоладан соң интернет киңлекләре фотолар белән тулды. Шуларның берсе аеруча да шау-шу тудырды //Татар Тудей//

Яшь ана инстаграмда урнаштырган фотода 3 атналык баласы белән сурәтләнгән. Әлеге фотоны күргәч, йөрәкләр жу итеп куя, чөнки сабыйны урамда сап-салкын су белән коендыралар. Ана фотога елмаеп төшсә дә, баланың зәңгәрләнгәнен ачык күренә.

Әлеге фотоны күргән кешеләр кызны ничек кенә сүкмәгән һәм хәтта ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә тәкъдим иткән.

 

Мәгълүмат В мире чудес сайтыннан алынды

 

Бәйле