Солтан мәчете имамы Камил Бикчәнтәев Татарстанның баш казые булмакчы…

Казанның Солтан мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәев Татарстан мөселманнарының баш казые вазифасына дәгъва итәргә җыена. Əлеге белдерүне ул бүген җомга вәгазе вакытында җиткерде //Азатлык радиосы//.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте корылтае апрель аенда узарга тиеш. Анда мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланачак.

Мөфти вазифасына дәгъва кылырга әлегә бер имам да теләк белдермәде. Бүген «Солтан» мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев баш казый вазифасына намзәт булачагын әйтте. Бу адымга баруын ул тупланган белемен халыкка нәтиҗәлерәк җиткерү теләге белән аңлатты. «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ни өчен мөселманнар файдасына эшләмәдең дип сораса, мин нәрсә дип җавап бирермен?» диде ул.

Камил хәзрәт үзен Үзбәкстанның Бохара мәдрәсәсен, Үрдүндәге дини уку йортын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган магистр дип атады. Бикчәнтәев мәчеткә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, аларның фикерен дә сорады. «Мәчеттә каласызмы соң?», дигән сорауны «Солтан» мәчетен беркемгә дә, вакыфка да бирмим», дип җаваплады Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт үз белдерүендә бүген мөселманнарның таркау булуын, башлаган эшләрен ахыргача җиткермәүләрен ассызыклады. «Мөселманнарны берләштерергә кирәк», диде ул. Хәзрәт бүгенге мөфтиятне тискәре яктан телгә алмады. Азатлык хәбәрчесенең «сайланган очракта, эшне нинди юнәлештә алып барырга телисез» дигән соравын җавапсыз калдырды.

Татарстан баш казые булып 2006 елдан бирле Җәлил Фазлыев эшләп килә. Камил Бикчәнтәев 90нчы елларда казый вазифасын башкарган иде. 2011 елда ул Татарстан мөфтие сайлавында да катнашты, әмма җитәрлек тавыш җыя алмыйча, аның көндәше Илдус Фәиз җиңеп чыкты.

Бәйле