Кремлы кабартма рецепты

Кирәк булачак:

10г чүпрә, 100мл җылы су, 50г шикәр комы, 50г маргарин, 600г он, 250мл кефир, 1 йомырка, тоз, йөзем, 1 йомырка сарысы.

Крем өчен: 250мл сөт, 40г шикәр комы, 20г крахмал, 1пач ванилин, 2 йомырка сарысы.

Пешерү тәртибе:

Кремны пешерү өчен бары барлык ингредиентларны кушып, салмак утта куерганчы пешереп алу кирәк.

Чүпрәне җылы суга салабыз, 1 аш кашыгы шикәр комы өстибез дә 10-15 минутка калдырабыз.

Кефирны бераз җылытып алабыз.

Онга шикәр комы, тоз салабыз.

Маргаринны эретәбез.

Онга кефир, йомырка, маргарин, чүпрә салып йомшак камыр басабыз һәм  1, 1,5 сәг калдырып торабыз. Камыр әзер булгач түгәрәкләп җәябез һәм майлап алабыз. Юылган йөземнәрне салабыз да, камырны рулет итеп терәбез. Килеп чыккан рулетны кисәбез. Матур формага китереп кабартмаларны майлы табага тезәбез. 10-15 минуттан духовкага куябыз. Пешкән кабартмаларга крем салып чыгабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Бәйле