Данир Сабиров ялын кухняда үткәргән вакытта, бездән сезгә бәрәңге кәтлитләре рецепты

Юморист Данир Сабиров бу юлы чын пешекче ролендә. Хатыны аңа махсус бирем биргән: җырларга да, пародия куярга да түгел, ә бәрәңге чистартырга. //Tatar Today//

Данир Сабиров үзе дә: «Мәхәббәт килә дә, китә. Ә ашарга һәрвакытта да кирәк. Бәрәңге чистартырга куштылар. Кунаклар көтәбез», дип яза.

Менә без дә бәрәңге төп ингридиенты булган тәмле бәрәңге кәтлитләре рецептын тәкъдим итәргә булдык.

Кәтлитләрне ясар өчен:

— бәрәңге боламыгы;
— тавык ите; 
— суган; 
— тоз, борыч; 
— йомырка кирәк

1. Суганны турыйбыз һәм майда кыздырабыз.

2. Ул арада блендер ярдәмендә тавык итен ваклыйбыз, ләкин бик ваклап бетермибез һәм суган янына салабыз, тоз, борыч сибәбез, кыздырабыз.

3. Бәрәңгедән йомырка салып боламык ясыйбыз.

4. Май салынган табаны кызарга куябыз. Бер аш кашыгы бәрәңге алабыз һәм эченә 3 бал калагы тавык ите салабыз.

5. Онда кәтлит ябышмый башлаганчы әвәлибез, табага салабыз һәм кыздырабыз.

6. Тавык итен кәтлит эченә салмасагыз, боламык белән тавык итен бергә кушып болгатырга һәм шуннан кәтлит ясарга мөмкин.

Бәйле