Дилә Нигъмәтуллина тамашачыларына көтелмәгән сюрприз әзерли [афиша]

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат белән чыгыш ясарга өйрәнсә дә, бу юлы яңа программа белән берүзе генә концерт куярга ниятли. //Tatar Today//

«Хөрмәтле минем дусларым, иҗатымны яратучы тамашачым! Менә, ниһаять, сезгә Инстаграмда үземнең яңалыкны җиткерәм! 8 апрель көнне үзем генә башкара торган концертыма сезне бик теләп чакырып калам! Бик күп кызыклы мизгелләр һәм көтелмәгән сюрпризлар булачак! Мин бу көнне бик көтәм! Очрашуга кадәр», дип язган ул.

Фотосессия, яңа образлар, берүзе генә концерт куюлар… Иҗатына яңарыш сулышын өрергә булган ахрысы Дилә.

Бәйле