Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә]

Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла //Татар информ//.

Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге ярдәмнән бар кеше дә файдалана алмый, билгеле. Гаиләдә бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булучылар; бер яки берничә балигъ булмаган балага опекун булучылар; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы гражданнар; инвалид яки инвалид балалары булучылар; югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы, 24 яшькә кадәр булган кешенең торакта үз өлеше булучылар исә гариза язып, дәүләт ярдәменә дәгъвә кыла ала.

Әлеге программа нигезендә, кредит күләме 20 процентка кимергә мөмкин. Әмма сумма 600 мең сумнан артык була алмый.

Ярдәм исә төрле була ала. Калган бурычтан чигерү; ай саен түләүне киметү, яки кредит ставкасын азайту хисабына, түләү срогын 18 айга кадәр кыскарту. Әлеге чаралар өчен кредит алучы комиссия түләми.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, кредит алучыларның барысы да Россия гражданнары булырга һәм торак та безнең илдә сатып алынуы мөһим. Ипотека түләгәннән соң, һәр гаилә әгъзасына туры килгән керем региондагы яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган булуы шарт. Бу күрсәткечләрнең 3 ай дәвамында саклануы да исәпкә алына.

Сатып алынган торакка да үз таләпләре бар. Монда 1 бүлмәле фатирның мәйданы 45 кв метр, 2 бүлмәленеке 65 кв метр, 3 бүлмәнеке 85 кв метрдан артмауга игътибар бирелә. Әлеге шарт күп балалы гаиләләргә кагылмый.

Торак бәясенә килгәндә, аның 1 кв метрының бәясе, төбәктәге торак бәясеннән 60 процентка да кыйммәт булмаска тиеш. Шул рәвешчә, «элиталы» йортлардан фатир алучыларга дәүләт ярдәм бирелми.

Программада 93 банк катнаша. Аларның исемлеген «Агентство по ипотечному жилищному кредитованию» сайтында танышырга була.

“Сбербанк” банкының “кайнар линиясе”ндә мәгълүм булганча, әлеге финанс оешмасы ипотекага кагылышлы өстә язылган дәүләт программасында дөрестән дә катнаша. Моның өчен “кайнар линия”гә шалтыратып, кредит алынган шәһәрдәге филиалның кредитларны түләү буенча бурычлары булучылар белән эшли торган бүлек телефонын алырга, яисә банкның сайтында күрсәтелгән анкетаны тутырырга кирәк.

“Абсолют банк” “кайнар линиясе”ндәге консультант та банкның дәүләт программасында катнашуын раслады. Моның өчен ул торакка ипотека бирү агентлыгына (агенство ипотечного жилищнего кредитования) мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. “Анда барлык документларны да тупларга ярдәм итәләр. Аннан соң банкка мөрәҗәгать итәсе була”, дип аңлатма бирелде.

КФУның идарә, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире, профессор Игорь Кох фикеренчә, әлеге таләпләргә Россиядә һәр 2 гаиләнең берсе туры килергә мөмкин. “Әмма һәрвакыттагыча “су асты ташлары” булуы ихтимал”, ди ул.

Сүз уңаеннан, дәүләт ярдәме алу өчен 30дан артык документ тапшыру шарт. Кайбер белешмәләр түләүле.

Программа исә 2017 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак.

Бәйле