Татар Малай туган тел көне уңаеннан халыкка яшерен серен ачты

Ринат Галиәхмәтов ( @tatar_malay) 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан үзенең аккаунтына язылучыларга зур бер серен ачты. 

https://www.instagram.com/p/BQxQAQVAdWj/?taken-by=tatar__malay

 Ул, өченче дистәне ваклавына карамастан, татарчаны бик начар белүе һәм хәтта Инстаграмга яңа постлар керткән очракта да кешеләр белән киңәшләшүен, тәрҗемәдән файдалануын әйтте.  Әмма блогер, татарчаны яхшы ук белмәсә дә, туган телебезне онытмыйк, урамнарда да, Интернет челтәрендә дә татар телендә оялмыйча сөйләшергә өнди.

Ринат — шәһәр баласы, шуңамы татар теле аңа авыррак бирелә икән. Әмма ул өйрәнә, тырыша. «Бүгенге көндә горурланып әйтә алам: мин туган телебезне «4»гә беләм» — дип сөенә Ринат. 

 

Бәйле