Бәрәңгеле кәтлитләр рецепты

Кирәк булачак:

6 бәрәңге, 1 йомырка, 150г каймак, 2 бал кашыгы он, 2 бал кашыгы лимон суы, тоз, тәмләткечләр, көнбагыш мае.

Пешерү тәртибе:

Бәрәңгене угыч аша чыгарабыз да, суын яхшылап сыгабыз. Бәрәңгегә тоз, тәмләткечләр, каймак салып болгатабыз. Бәрәңге каралмасын өчен, лимон суын кушырга онытмагыз.

Йомырка белән онны кушып болгатабыз да, бәрәңгеле массага салабыз.

Кәтлитләрне майлы табада кыздырабыз. Массаны кашык белән салырга кирәк булыр.

Әзер ризыкка каймак, укроп сибеп табынга чыгаралар.

 

Бәйле