Казанда Юныс Әхмәтҗановка багышланган аш-су бәйгесендә эксклюзив рецептлар күренде [видео]

Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов тууына 90 ел. Казанда аның истәлегенә аш-су осталары бәйгесе узды. Юныс ага белән бергә эшләгән Зөһрә Камалова аның исемен Казан үзәгендәге берәр урамга бирергә кирәк ди. //Азатлык радиосы//

Юныс Әхмәтҗанов


Чәкчәк, гөбәдия, талкыш кәләвә, кош теле, кияү пилмәне, тутырган тавык… Татарның данлыклы аш-су остасы, милли ризыкларны дөньяга танытуда зур өлеш куйган Юныс Әхмәтҗановның бөртекләп җыеп, өйрәнеп, пешерү нечкәлекләрен булдырган ризыкларын саный китсәң, исемлек йөздән дә арта. Баксаң, татар тәм-томнары белән Лейпциг ярминкәләренә кадәр барып җиткән оста үзе суган туралган, көнбагыш мае салынган ботка яраткан икән. Бу хакта Азатлыкка Юныс аганың укучысы, 15 ел Татар ашлары йортында эшләгән, аннан соң «Казан» һәм «Нәүрүз» рестораннарының җитештерү бүлегенә җитәкчелек иткән аш-су остасы Зөһрә ханым Камалова сөйләде.

«Без бит Татар ашлары йортының икенче катындагы кафесында боткалар да пешерә идек. Юныс абый тары боткасына суган турап, көнбагыш мае болгатып ашарга ярата иде. Җиңел ризыклар яратты ул. «Сеңлем, нихәл?» дип олы башын кече итеп безнең белән сөйләшеп йөри иде», дип искә ала Зөһрә ханым.

Бәйле