Гөлназ Сираева һәм Ильмира Нәгыймова икәүләшеп кемнән SMS көтәләр? [яңа клип]

Гөлназ Сираева “SMS” дип аталган җырына клип төшергән. // Tatar-today //

Җырчы әйтүенчә, клип турында сөйләшүләр инде җәй көнне үк алып барылган, әмма төрле сәбәпләр аркасында бу эш кичектерелгән. Көзен клипны кабат төшерергә җыенсалар да, вак-төяк мәшәкатьләр тагын комачаулаган. Шулай кичектерелә торгач, клип кышның соңгы көннәрендә генә әзер булган. Бу хакта Гөлназ Сираева Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә. “…кыш көне төшерелде бу клип, һәм яз җиткәч мин аны Сезгә җиткерә алдым! Бер ел буена җыенып төшерелде дисәң дә була”, дип яза ул. Клипта Гөлназның хезмәттәше Ильмира Нәгыймова да төшкән. Шулай ук Диләрә Илалтдинованы да күреп була.

Видеоязманың ахыргы минутларында гына күренсәләр дә, Гөлназ Сираева белән бергәләшеп “SMS” көтәргә дә, биергә дә өлгерә кызлар.

 

Бәйле