Татфондбанкны Мәскәү юк иттеме, Татарстан җитәкчеләреме?

Россия Банкы бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанк оешмаларының лицензияләрен алган. Әлеге хәбәр Үзәк банкның рәсми сайтында басылган.//Tatar.inform//

«Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара – операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу – банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган. Шулай ук Россия Банкы билгеләгән норматив актлар да башкарылмаган. Ягъни кредит оешмасының капиталы 2 проценттан да кимрәк булмаска, регистрациягә куйганда уставта каралган минималь капиталны киметмәскә дигән норматив бозылган. Бер ел дәвамында аларга карата “Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турындагы” Федераль законда каралган чаралар кулланылган”, — дип язылган Үзәк Банк хәбәрендә.

Татфондбанкның вакытлыча администрациясе эшчәнлеге лицензиясен тартып алу сәбәпле туктатылган. Хәзер исә банк эшчәнлеген конкурс буенча идарәче яки ликвидатор билгеләнгәнче яңа җитәкчелек башкара.

“2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-544-нче номерлы Россия Үзәк Банкы карары нигезендә” Татфондбанк оешмасына вакытлыча администрация билгеләнгән. Аның эшчәнлеге “Бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык)” турындагы Федераль закон буенча конкурс идарәчесе куелу яки Федераль законның “Банк һәм аның эшчәнлеге” турындагы 23.1 маддәсе нигезендә ликвидатор билгеләнгәнче булачак. Кредит оешмасының вәкаләте федераль законнар нигезендә туктатылган”.

“ИнтехБанк” лицензиясе 2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-546-нчы номерлы карар нигезендә алынган. Ә “Анкор Банк”ның эшчәнлеге ОД-550-нче номерлы карар буенча туктатылган.

 

Бәйле