Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның ике яшьлек уллары кондитер булмакчы [видео]

Танылган җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов тамашачыларын Ютуб каналында төрледән-төрле видеолар белән шаккаттыра. Әле февраль азагында гына Гүзәл «по-уразовски» каз пешереп ир-егетләрен сыйласа, бу юлы чират Илдар белән Самирга җитте. //Tatar-today//

8 март бәйрәменә Илдар өч кызын да үзенчәлекле торт-сюрприз ясап сөендермәкче. Татлы бүләк әзерләргә аңа ике яшь тә биш айлык улы Самир ярдәм итә. Илдарның сүзләренчә, берәр эш эшли башлау белән Самир да «Я тоже!» дип килеп җитә икән. Малай артык тырыш шул, җитешмәгән җире юк, тортка дигән коржларны да чак кына бозмый кала! Нинди торт килеп чыкканын видеодан карап белерсез. 

Бәйле