Уралда йорт түбәсе ишелү аркасында бер бала җан бирә

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрчегендә, түшәм җимерелеп, өч яшьлек кызның гомере өзелә. //Татар-информ//

Вакыйга шәһәрчекнең Көньяк урамында төнлә була. Бу хакта “Российская газета” язып чыккан. Бала йоклаган карават өстенә такталар килеп төшә.

Хәл ачыкланганча, фаҗига өй түбәсен терәтеп торучы борыс сыну аркасында була. Бу вакытта өйдә биш кеше була. Кыз ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк үлә.

Өрлекнең түбәдә җыелган кар авырлыгын чыдатмау аркасында сыну ихтималы да бар, диелә. Бу корылманың үзенә дә 60 ел икән инде. Әмма ничек кенә булмасын, өй бинасының хәлен, аны җимерелүдән саклау – җуҗалар өстендә. Алар үз бурычларын ничек үтәгәнен белгечләр ачыклаячак дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

“Хәзер тикшерү эшләре бара. Ул тәмамлангач, бу хәлнең җинаять булырлык сәбәпләре бармы икәне каралып, процессуаль карар чыгарылачак”, – диелә Россия Федерациясенең әлеге төбәк тикшерү комитетында.

Бәйле