Ришат Төхвәтуллинның гаилә корасы килгән, халык аңа парны да инде эзләп куйган

Җырчы Ришат Төхвәтуллин гаилә кору мәсьәләсенә җитди килгән булса кирәк. Ник дигәндә, соңгы араларда шул сорауга кагылып киткән фото-видеолар пәйдә була башлады. Хәзер Инстаграмда ул яшьлек дуслары фотосы белән бүлешә. Ләкин дусларында үзеннән кала зур үзгәрешләр бар икән. //Tatar Today//

Алар барысы да гаиләле. Фотога да бәләкәй кызларын тезләренә утыртып төшкәннәр. «Яшьлек дусларым! Нәркиз, Рома, Линар! Мин генә соңга калам», диеп моңсуланган Ришат.

Фото астына язылган фикерләр аңа өметен өзмәскә, тәвәккәл булырга киңәш бирә. «Сәгате сукса, сизми дә калырсың! Алла кушып», «Булыр Алла бирсә! Бәлки язмыш сиңа уңганнардан уңганын, чибәрләрдән чибәрен әзерли торгандыр», «Иии, Ришат, син өйләнәм дисәң, ишек төбеннән китмәсләр иде кызлар, авызыңны ача күрмә, куып җибәрә алмассың!», «Әнә Асаеваны ал да, алга! Сездән дә матуррак балалар булмас!», дигәннәр.

Бәйле