Yuto Hishiyama белән Onur Taşören Татарстан, татар теле турында

Күптән түгел мин Вконтакте социаль челтәрендә яңа дуслар белән таныштым. Алар икесе дә чит ил кешеләре: берсе Япониядан Юто Хишияма, икенчесе Онур Ташорен, Төркиягә киткән һәм Истанбулда яшәгән Кырым татары. Аларны нәрсә берләштерә микән дип карасам, икесе дә бик күп тел белә икән. Юто 6 тел, ә Онурның 12 тел белә. Аларның шәхси битләре https://vk.com/boltwatts һәм https://vk.com/onurtashoren. Юто Хишияма  үзенең сайты да бар: http://tat-inform-aqbars.blogspot.ru/ Ул япон иероглифлары, шулай ук татар сүзләре белән дә төзелгән.

Күптән түгел Казанда бихисап япон рестораннары эшли иде. «Токио», «Окинавa», «Якитория» һәм тагын бик күп төрле интернет төркемнәрдән дә өйгә алып була иде. Роллар ул Русиядә уйлап табылган ашамлык, Япониянең үзендә суши — дөге өстендә балык, яисә сашими — махсус әзерләнгән биш төрле балык ашыйлар. Япониягә карата зур мода бар иде. Хәзер исә кризиска бәйледер, алар бик күп ябылалар. Чөнки файдасыннан чыгымнары күбрәк.

Мин Япониядә 2007 елда 6 ай яшәдем дә, эшләдем дә. Һәм бу илне яраттым дисәм дә артык булмас. Япон телен сөйләшер дәрәҗә өйрәндем һәм аңладым. Аның татар теле белән охшашлыклары бар. Мәсәлән, «ай» сүзе японча — мәхәббәт, ә татарча «ай» була (урысча луна); бака  — японча тинтәк, аңгыра мәгънәсендә, ә татарча ул бака (урысча лягушка) була. Ә табигать белән бәйле сүзләр еш шәһәр атамаларына әверелә. Мәсәлән, «елга» — kawa, «утрау» — shima, «тау» — yama. Мин латин графикасы белән язам, аңлатам: анда латин графикасы Ромаджи дип атала( Римнән димәк).

Татарстанда Япониягә карата ике фикер бар: берсе исә Бөек Ватан сугышыннан соң калган кискен фикер, ә икенчесе — романтикага бирелеп, табигатен, мәдәниятен, фәлсәфәсен, ашамлык — ризыкларын ошату, соклану.

Быел Казанда татар теленнән халыкара олимпиада уздырыла. Исемлек буенча катнашучыларның саны 27 кеше. 

Бу Юто Хишияманың 2014 елда төшкән фотографиясе. Казанда ул 2014-2016 елда КФУ да татар филология факультетында укый. Токиода исә, татар — япон курсларын оештырып йөрүе билгеле. 

Татар теленнән халыкара олимпиада турында https://www.tatartele.info сайтыннан белергә була.

 

Nerkes Tamanni

Бәйле