Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары бай булулары белән мактана [видео]

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының «N.V. I. B.» төркеме HIP-HOP стилендә клип төшергән. //Tatar Today//

Бу төркемнең җитәкчесе Инсаф Әлмөхәмәтов әйтүенчә, шундыйрак клипны күптән түгел  Минзәлә театры артистларының “»TATARY” төркеме төшергән булган. Егетләр «Татарка – Алтын», ягъни Ира Смелаяның клибына җавап-пародия ясаганнар. Клипны Ютуб каналында 8 млн артык кеше караган.

Әлеге ике төркем үзара тыгыз элемтәдә тора, иҗади фикерләре белән уртаклаша.

 

 

 

 

Бәйле