Дары заводында янгын, үлүче дә бар [фото, видео]

Казанда дары заводында янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр 20 сәгать 27 минутта килеп ирешә. //Tatar-today//

Янгын 200 кв. метрлы мәйданны урап алган, катлаулылыгы ягыннан аңа өченче дәрәҗәдәге янгын,  дип бәя бирелгән. Шаһитләр янгын чыгар алдыннан булган тавышны диварларны тетрәтерлек көчле иде дип искәртә. 

Килеп чыккан янгында бер үлүче  барлыгы билгеле. Күпчелеге төрле тән җәрәхәтләре ала.

 

 

 

 

Бәйле